news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар язучыларына Фатих Кәрим исемендәге премия тапшырылды

Бүләккә Фоат Галимуллин һәм Рамил Сарчин ия булды.

Татар язучыларына Фатих Кәрим исемендәге премия тапшырылды
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 29 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Кичә бер төркем татар зыялысына Фатих Кәрим исемендәге премия тапшырылды. Премиягә Казан федераль университеты профессоры Фоат Галимуллин, филология фәннәре докторы Рамил Сарчин лаек дип табылды.

Искәртеп үтик, кичә Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында шагыйрь Фатих Кәримнең яңартылган музее ачылды. Ачылыш тантанасы Бишбүләк районының мәдәният сараенда дәвам итте.

“Яшь чагында “Татарстан” радиосында диктор булып эшләдем, эшемне яратып башкарган өчен нигә миңа хезмәт хакы түлиләр икән, дип гаҗәпләнә идем. Фатих Кәримнең шигърияте минем өчен яшьтән үк үзенә җәлеп иткән югары сәнгать дәрәҗәсендәге иҗат иде. Мин аннан аерылмас өчен, аның күпчелек әсәрләрен ятладым, алар гомер буе минем белән яши”, - диде Фоат Галимуллин.

Казан федераль университет профессоры Фатих Кәрим исемен йөрткән бүләккә ия булу тормышка, иҗатка, тикшеренүләргә зур бәя икәнлеген искәртеп узды.

Филология фәннәре докторы Рамил Сарчин Фатих Кәрим исемендәге премия иясе булу үзендә горурлык хисләре уятканын әйтте. “Фатих Кәрим шәхси тормышымны үзгәртте. Без әле дә аның кем икәнен ахырга кадәр аңлап җиткерә алмыйбыз, кызганыч. Мин диссертациямдә Фатих Кәримнең барлык Россия әдәбиятының алдында булганын дәлилләдем”, - диде ул.

  • Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туа. Бөек Ватан сугышына кадәр һәм сугыш елларында иң актив иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе. Сугыш башланыр алдыннан “халык дошманы” дип гаепләнеп кулга алына. Фронтка китәргә теләк белдереп үтенечләр язгач, аны сугышка җибәрәләр. 1945 елның 19 февралендә Кенигсберг тирәсендә һәлак була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100