news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар язучылары үсмерләр өчен язмый – Марат Кәбиров

Татар язучылар бүген Татарстан язучылар берлегендә проза турында фикер алышты.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүгенге татар әдәбиятының иң зур кимчелекләренең берсе – үсмерләр әдәбияты булмау. Танылган язучы Марат Кәбиров бүген Татарстан Язучылар берлегендә узган проза турында сөйләшүгә корылган Түгәрәк өстәл утырышында шушы теманы күтәреп чыкты.

“Балалар әдәбияты күпмедер дәрәҗәдә бар. Бала үсеп килә-килә дә, акны карадан аера башлагач кына, әдәбият юкка чыга. Тоташтырып тора торган әйбер кирәк, - диде ул борчылып. – Үсмер йә, укыса, зурларныкын укый башлый, йә бөтенләй укымый башлый. Моны бәлки конкурслар аша хәл итеп буладыр... Игътибарны шуңа юнәлтергә кирәк”.

Язучылар бу проблеманың совет әдәбияты чорында ук булуын таныдылар. Әмма бу мәсьәләдә ниндидер конкрет тәкъдимнәр яңгырамады.

Мәгълүмат өчен. Марат Кәбиров – татар язучысы, әдәбиятның төрле тармагында, шул исәптән, фантастика, фэнтези, мистика, триллер, хоррор, драма, поэзия, юмор өлкәсендә дә эшли. Күпсанлы китаплар авторы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100