Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар язучылары Рамил Ханнановны Язучылар берлегенә тәкъдим итте
Татарстан Язучылар берлегендә Әдәби тәнкыйть секциясе утырышы үтте.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген татар язучылары бер сүздән үз араларына яшь тәнкыйтьчене алу теләген белдерделәр. Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәнкыйть секциясендә язучылар яшь тәнкыйтьче Рамил Ханнановның иҗатына бәя бирде.
Секция утырышында “Казан утлары” әдәби журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнановның “Җилкәннәргә җил кирәк” исемле китабы тәкъдим ителде.
Татар язучыларының чыгышлары Рамил Ханнановның уңай якларын күрсәтүгә корылган иде. Остазы Фоат Галимуллин аның студент вакытта ук әдәбиятка йөз тоткан булуына, активлыгына, әдәби берләшмәләр белән эшләвенә басым ясады.
Нәҗибә Ихсанова аның кыска җөмләләргә зур мәгънә сыйдырып яза алу сәләтенә сокланды.
“Рамил үзенең яшьлеге белән татар язучыларының яшь статистикасын яшәртер иде”, - диде Камил Кәримов. Ул аның татарларның бөтен диалектларын белеп, язучыларның әсәрләрендә диалектларны калдыру яклы булуын искәртеп узды.
Рифат Сверигин Рамил Ханнановка тагын да кыюрак булырга киңәш итте. Вакыйф Нуриев үзе турында матур тәнкыйть мәкаләсе язган өчен рәхмәт әйтте.
Галимҗан Гыйльманов Ханнанов китабын укып чыккач, авторның зур потенциалын күрүен ассызыклады. Әдәбият галиме Равил Рахмани татар милләтенә лидерлар кирәк булуын әйтеп, бу юнәлештә бик нык уйланырга чакырды.
Язучыларның фикерләрен гомумиләштереп, яшь галим һәм тәнкыйтьче Рамил Ханнановны үз араларына алырга кирәк дигән уртак фикергә килделәр. Аның кандидатурасы Әдәби тәнкыйть секциясе аша Татарстан Язучылар берлегенә тәкъдим ителәчәк. Тәкъдимнәр идарә утырышында каралачак.
Утырышка язучыларның күп килүен Рамил Ханнановның алар арасында авторитетлы булуы белән аңлаттылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз