news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар язучылары иң көтеп алган журнал" - "Идел" укучыларына нинди яңалыклар әзерли

"Татар-информ" агентлыгы "Идел" яшьләр журналы редакциясе белән таныштыра.

(11 ноябрь, Казан, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). “Идел” журналы 2016-2017 елгы язылу чорында “Әдәби судлар"ны яңартып, Әлмәттә һәм Алабугада үткәрәчәк, журналның сайты аерым матбугат чарасы буларак теркәләчәк, “Идел” журналы көрәшчеләр арасында конкурс үткәреп, “Идел батыры"н эзли. Бу хакта “Идел” яшьләр журналының баш мөхәррире Радик Сабиров хәбәр итте.

“Татар язучылары иң көтеп алган журнал”

"Идел"нең баш мөхәррире Радик Сабиров журналның тарихы белән таныштырып үтте.

Журналның беренче саны 1989 елда гына дөнья күрсә дә, аның оешу вакыйгасы тарихларга кереп калырдай булган. Советлар Союзы төзелгәннән бирле яшь татар әдипләре үзләренең басма органын булдыру теләге белән янган. (“Идел” журналы язуынча, 1968 елда журнал чыгуны таләп итеп Камал театрында листовкалар да ыргыталар. Моны Мәскәүдәге Әдәбият институты студенты Разил Вәлиев, Зөлфәт (ул чагында – Зөлфәт Маликов), Мирза Мансуровлар оештыра). Күп еллар дәвам иткән барган көрәштән соң, 60-80нче елларда “Идел” альманахы чыга башлаган, әмма аны да тулы канлы журнал дип атап булмаган.

Бары үзгәртеп кору елларыннан соң гына “Идел” журналының рус һәм татар телләрендә тәүге саны дөнья күргән. Аның беренче баш мөхәррире - җәмәгать эшлеклесе, публицист Римзил Вәлиев.

Яшьләр журналы чыга башлауга ук аның төп темалары билгеләнгән: әдәбият, мәдәният, яшьләр һәм заман. “Бүген “Идел”не универсаль журнал дип әйтергә була. Алгы планда әдәбият, чөнки без яшь, талантлы прозаикларның, драматургларның әсәрләрен бирәбез, алар турында язабыз. Мәдәният бүлегендә сәхнә, эстрада вәкилләре, театр артистлары һ.б. турында мәкаләләр урнаштырабыз. Безнең журналның төп объекты - яшьләр. “Заман” бүлегендә җәмгыятьне борчыган төп проблемаларны яктыртабыз”, - ди Радик Сабиров.

 Журналыбызның күләме - 80 бит. “Чиста әдәби әсәрләр журналның өчтән бер өлешен алып тора. Проза әсәренең күләме төрлечә булырга мөмкин. Шуңа күрә кайбер повестьларны икешәр номерда бастырабыз. Журналның бер өлеше - яшь авторлар әсәрләренә, икенче өлеше өлкән әдипләр иҗатына бирелә”, - ди баш мөхәррир.

“Безнең шигарь үзгәрми”

 “Идел” яшьләр журналының беренче саныннан ук сакланып калган икенче традиция – аның шигаре. Басма  ХХ йөз башы шагыйре Сәгыйть Сүнчәләйнең “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” дигән сүзләрен үзенә девиз итеп алган. “Беренчедән, гомер, аннан соң - халык, матурлык. “Идел” беренче саныннан бүгенге көнгә кадәр шушы шигарьгә тугрылыклы булып яши”, - ди Радик Сабиров.

“Яшь категориясе буталды”

Радик Сабиров фикеренчә, журнал редакциясе өчен иң четерекле сорауларның берсе - укучыларның, журналга язучыларның яшь мәсьәләсе. “Бүген яшь категориясе ничектер буталып бетте”, - диде ул.

Баш мөхәррир әйтүенчә, элек мәктәптә укыганда бала иң беренче “Яшь ленинчы” (бүгенге көндә “Сабантуй”) газетасы, үсә төшкәч, “Ялкын” журналына язылган. Пионерлар өчен “Пионерская правда” алдырганнар, мәктәпне тәмамлаганнан соң укучыларга “Идел” журналы килеп торган. “Әгәр дә хәзер “Ялкын” журналын алып карасак, мин аны өлкән сыйныфлар укый дип әйтмәс идем. Аны хәзер түбәнрәк сыйныфтагы балалар укый, чөнки хәзерге 5-6 сыйныфлар белән безнең вакыттагы 5-6 сыйныф балалары бер түгел”, - ди Радик Сабиров.

 Баш мөхәррир фикеренчә, “Идел” журналының төп укучылары - 40-45 яшьтәгеләр. Әмма, Радик Сабиров күзәтүләре буенча, хәзер “Идел” журналын 10-11 сыйныф балалары да үз итә. Шуңа карамастан, бүгенге көндә һәр басма матбугатның төп проблемасы - укучылар санының кими баруы, ди Радик Сабиров.

“Яшь авторлар басма матбугатка чыгарга атлыгып тормый”

“Авторларга килгәндә, монда да хәл бераз гына катлаулы, чөнки яшьләр басма матбугатка чыгарга, үзләрен күрсәтергә бик атлыгып тормый. Бүгенге көндә безнең актив авторларыбыз - “Идел”не башлап җибәргән кешеләр: Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Рифә Рахман, Ләбиб Лероннар буыны”, - ди Радик Сабиров.

Мәктәпләр, югары уку йортларында бу авторларны яшь әдипләр буларак өйрәнсәләр дә, аларны яше инде 50-60ка якынлаша. “Безнең күренекле, өлкән яшьтәге авторларыбыз, гадәткә кергәнчә, “Татмедиа”га киләләр дә, 10 каттан - “Казан утлары”ннан башлап, 3 каттагы “Мәдәни җомга”га кадәр йөриләр, үзләренең материалларын калдыралар. Әлбәттә, моны бер дә начар дияргә кирәкми, чөнки аларның да яшьләргә әйтер сүзе бар”, - дип саный “Идел” журналының баш мөхәррире.

 Радик Сабиров бу авторлар арасында әсәрләрен кулъязма формасында тапшыручылар да бар дип белдерде һәм почта аша редакциягә килгән язмаларның берсен күрсәтте. Аның авторы – Әлмәттә яшәүче язучы, публицист Альберт Хәсәнов. Күпчелек авторлар үз әсәрләрен электрон почта аша юллый.

“Идел кызы” бәйгесе киләчәкне билгели ала”

 Баш мөхәррир әйтүенчә, журнал үз укучылары арасына яшьләрне җәлеп итү өчен шактый кызыклы чаралар уздыра. Мәсәлән, матбугат чарасының беренче саныннан ук үткәрелә башлаган “Идел кызы” фотоконкурсы - әнә шундыйлардан.

“Быел без аны, ялгышмасам, 20 тапкыр, бөтенләй башка масштабта уздырдык”, - ди Радик Сабиров.

Быелгы фотоконкурсның нәтиҗәләрен билгеләү өчен редакция вәкилләре районнарга чыгып, концерт залында бүләкләү тантанасы оештырган. Редакция беренче “Идел кызы” фотоконкурсында беренче һәм икенче урыннарны алган кызларны эзләп тапкан. “Шунысы кызык, “Идел кызы” бәйгесендә җиңеп чыккан кыз танылган шагыйребез Рөстәм Мингалимнең кызы булып чыкты”, - диде Радик Сабиров.

Аның әйтүенчә, Рөстәм Мингалим кызына әлеге бәйге киләчәктә үз урынын табарга ярдәм иткән. Ул хәзерге көндә дә гүзәллек, матурлык өлкәсендә эшләвен дәвам итә – “Идел кызы” хәзер танылган визажист.

Спорт журналисты буларак, Радик Сабиров журналга көрәш белән бәйле яңалыкларны да кертеп җибәрергә булган. “Без егетләр арасында “Идел батыры” дигән бәйге игълан иттек. Ул көрәшчеләр арасында оештырыла”, - диде баш мөхәррир.

“Без ирешкәннәр белән генә тукталып калмыйбыз”

“Идел” журналы элеккеге традицияләре белән чикләнми, һәрдаим яңа бәйгеләр уйлап табуын дәвам итә.

Журналның “ВКонтакте” төркемендә кызыклы конкурслар оештырыла. Аларда үз әсәрләрең белән дә, журналга язылып та катнашырга була. Радик Сабиров соңгы бәйгедә җиңгән Алсу исемле кызга бирелгән бүләкне “Татар-информ” укучыларына да үрнәк итеп күрсәтте. Җиңүчегә Илназ Сафиуллиннан автографлы диск тапшырылачак.

“Әдәби суд кире кайтарылган”

Берничә ел элек шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин “Идел” журналында “Әдәби суд” проектын башлап җибәрде. Әдәби судка Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Халисә Ширмән кебек авторлар да чыкты. Рүзәл Мөхәммәтшин эштән киткәч, проект тукталган. Быел исә журнал янәдән “Әдәби суд”лар үткәрә башлады.

“Без Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында Ленур Иксановның әдәби әсәрләренә карата “суд” уздырдык. Ул билгеле бер күләмдә пародия булды, әмма тәнкыйть сүзләре әйтелү, яшь авторга киңәшләр, нәсихәтләр бирү ягыннан бик файдалы”, - диде Радик Сабиров.

 22 ноябрьдә “Идел” журналы тарихта беренче тапкыр Әдәби судның күчмә утырышын уздырырга җыена. Бу чара Язучылар берлегенең Әлмәттәге филиалында оештырылачак - алар үзләре бу судны үткәрергә теләк белдергән. Оештыручылар бирегә Әлмәт төбәгенең бөтен каләм тибрәтүче авторларын чакырып, үзенә күрә бер мастер-класс үткәрергә җыена.

“Тәнкыйтьчене тәнкыйтьләргә җыенабыз”

“Безнең тагын бер  ниятебез бар – конкрет шәхеснең тәнкыйтен тикшерү. Киләсе шәхес итеп без Гомәр Даутовны сайладык. Ул “Казан утлары”, “Мәдәни җомга”, “Идел” кебек газета-журналларда үз язмалары белән бик күп әдипләрне “камчылый”. Без киләчәктә Алабугага барып, Гомәр Даутовның үзен “камчылап” кайтырга җыенабыз”, - дип сөйләде Радик Сабиров.

 “Идел” журналы сайты аерым матбугат чарасы булып эшләп китәчәк”

Журнал үз сайтында нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Биредә укучылар, укытучылар өчен махсус “Укучыларыбыз иҗаты” дигән сәхифә ачылган. “Сер түгел, бөтен килгән язмалар, әдәби әсәрләр журналга кереп бетә алмый. Аларга карата тиешле бер  таләпләр бар. Гади генә, примитив шигырьләр дә була. Укучыларның, мәсәлән, студентларның үзләрен күрсәтергә теләге булса, алар безнең сайтыбызга кереп иҗат җимешләрен рәхәтләнеп тәкъдим итә алалар”, - ди Радик Сабиров.

 Үз хезмәтләрен сайтка тәкъдим иткән яшь иҗатчыларга, әсәре журналда басылып чыгуны раслаган махсус сертификатлар бирелә.

Радик Сабиров якын киләчәктә журналның сайты зур үзгәрешләр кичерәчәген әйтте. “Тиздән, Алла боерса, без татар журналлары арасында беренчеләрдән булып, үзебезнең сайтыбызны аерым матбугат чарасы буларак теркәргә җыенабыз. Тиешле оешмаларга җибәрәсе документлар инде җыелып бетте”, - ди Радик Сабиров.

“Идел” журналы узган ел республика һәм Россия күләмендә оештырылган 3 конкурста җиңү яулаган, 2014 елда “Бәллүр каләм” бүләген алган. 

VII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” интернет проектлар бәйгесендә катнашып, беренче урынны яулаган. “Узган ел без призерлар арасына гына эләккән идек, ә быел менә матур статуэткага да ия булдык. Чыннан да, сайтыбызга укучылар керә, аларның саны артканнан-арта бара”, - ди Радик Сабиров.

“Планнарыбыз зурдан”

“Идел” журналының декабрь санында Яңа ел рухы хөкем сөрәчәк, ди баш мөхәррир. “Анда шаярту да, бәйрәм рухы да, чыршысы да, Кыш бабае, кыш тематикасына караган әдәби әсәрләр дә булыр”, - ди ул.

Радик Сабиров “Татар-информ” укучыларына сер итеп кенә, “Идел” журналына язылучыларның киләсе санда Луиза Янсуар шигырьләрен, Рифә Рахман прозасын укый алачагын әйтте.

 Ел ахырында журналның эшчәнлегенә нәтиҗә дә ясалачак. Бу чарада ел дәвамында чыккан язмаларга теге яки бу кешенең карашы, мөнәсәбәте, кайсы материаллар истә калган, кайсы материаллар бәхәс тудырганлыгы турында сүз барачак.

“Редакциядә киләсе елга максат-бурычларны инде билгеләдек. Безнең аны редколлегия белән дә раслыйсы бар. Редколлегиягә танылган шәхесләребез керә: Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт Советының Мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, күренекле иганәчебез Фәрит Мифтахов, Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина, Җәүдәт Сибгатуллин, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. Алар белән утырып, бу мәсьәләләрне тикшерәсе бар әле. Бу очракта серләрне бик ачып бетерәсе килми”, - дип киләсе елга планнары белән уртаклашты Радик Сабиров.

 “Эш күбәйде, ә кеше кимеде”

 “Идел” журналының коллективы зур түгел. “Эш күбәйде, ә кеше кимеде”, - ди Радик Сабиров үзе. “Идел” журналының беренче саннарын чыгарганда утызар кеше эшләгән булса, бүгенге көндә “Идел” журналының рус вариантын - 4, ә татарчасын 5 кеше чыгара.

“Коллективтан олпат кешеләребезне җибәрмәскә тырышабыз. Ркаил Зәйдулла “Идел” журналының беренче саныннан башлап бүгенге көнгә кадәр авторлар белән эшләүдә, әсәрләр тәкъдим итүдә дә ярдәм итеп тора”, - ди Радик Сабиров.

Журналда Рифә Рахман, Рузия Сафиуллина, Энҗе Басыйрова, Ландыш Фазуллина даими эшли.

 “Килгәннән бирле музей почмагы ясарга хыялланам”

 “Идел” журналы аерым шәхесләр белән бәйле экспонатларга бай. “Мин үзем монда килгәннән бирле, редакциядә музей почмагы булдыру хыялы белән яшим”, - ди Радик Сабиров.

“Бүлмәдә янымда торган самавырны “Идел” журналына Туфан абый Миңнуллин бүләк иткән. Аның теге яки бу редакциягә кергәннән соң бүләк тапшыру гадәте булган”, - ди баш мөхәррир.

“Идел” журналы редакциясе “Татмедиа” бинасының 7 катында, “Сәхнә” журналы белән янәшә урнашкан. “Бу самавыр “Идел”дә Нәбирә апа Гыйматдинова эшләгән елларда бүләк ителгән. Озак еллар дәвамында редакциядә аннан чәй эчкәннәр”, - ди Радик Сабиров.

Редакциядә Нәбирә Гыйматдинова үстерә башлаган роза гөле дә бар. Радик Сабиров әйтүенчә, бу гөл еш чәчәк атмый. Елына бер-ике тапкыр гына. “Мин шуңа игътибар иттем: Нәбирә апа шушы кабинетта утырып чыкканнан соң гына аның гөле чәчәк ата башлаган”, - диде ул.

Редакция бүлмәсендә Әмирхан Еники почмагы да бар. Анда Әмирхан Еники шушы журналга атап калдырган китаплар тупланган. Мәсәлән, Айдар Хәлимнең Әмирхан Еникигә автограф язып биргән китабы бар. “Бу китап 1988 елда чыккан. Бу әле Айдар абыйның башкорт телендә яза торган вакытлары”, - ди Радик Сабиров.

Рифә Рахман: “Журналистикага зәвыклы укучы җитми”

Шагыйрә, доцент, филология фәннәре кандидаты, проза һәм шигърият бүлеге мөхәррире Рифә Рахман “Идел” журналының әһәмиятен кешенең рухи яшьлеге белән аңлатты. “Идел” – ул яшьләр журналы. Күп кеше мин рухым белән картаймадым әле, ди. Димәк, ул “Идел” журналының укучысы булырга тиеш. Әгәр син рухи картаясың икән, синең физик яшь калуыңнан бернинди мәгънә юк. Яшьләр журналы дигәч тә, ул яшьләр турында гына дигән сүз түгел. Анда милләт, уку-укыту, дин мәсьәләләре яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик мөһим”, - диде ул.

Рифә Рахман һәм Рәйсә Сәгадиева

 Ул шулай ук татар журналистикасының әһәмиятле мәсьәләләренә дә тукталып узды. “Беренчедән, татар журналистикасына дөреслек җитми. Ул гел ялган яза. Әгәр хакыйкать язылмый икән, журналистика бармы дигән сорау туа. Мин үзем ялган язмыйм, әмма чып-чын хакыйкатьне бастырып чыгара алмаудан тилмерәм.

Икенчедән, аның саф жанрлары аз. Алар юкка чыгып бара. Матбугатны синкретик характердагы әсәрләр басып китә башлады. Бәлки заман да шулай кушадыр, әмма мин моны жанрларны белмәүдән килә дип саныйм.

Өченчедән, талантлы журналистлар аз. Бөтен нәрсәне кадрлар хәл итә.

Дүртенчедән, белемле укучы җитми. Әгәр белемле, зәвыклы укучы безнең журналны алдыра икән, аның таләбе дә зур булачак. Газета-журналлар эчтәлек ягыннан зәвыклы укучыга якынаячак, тирәнәячәк. Ә болай, моңа кадәр җитди эчтәлеккә ия булган вакытлы матбугатыбыз да сары прессага якынайды. Тираж эшләр өчен ул теләсә нәрсә язып ятарга мәҗбүр. Менә бу - мине бик каты борчый”, - диде ул.

Ландыш Заһретдинова: “Талантлы авторларда хаталар аз була

 Баш мөхәррир журналның тату коллективы белән дә таныштырды.

 

Ландыш Заһретдинова

 “Хаталар бик күп. Бәлки барысын да төзәтеп тә бетереп булмый торгандыр”, - диде корректор Ландыш Заһретдинова. Танылган авторлар хаталар җибәрәме соң дигән сорауга ул: “Танылган авторлар хаталы хатлар җибәрә, ә менә талантлы авторларда хаталар аз була”, - дип җавап бирде.

  Рәйсә Сәгадиева: "Язу - бер, укучылар белән аралашу икенче әйбер"

Рәйсә Сәгадиева “Идел” журналында офис-менеджер эшен башкара. “Әле монда 2014 елда гына эшкә урнашсам да, үземне биредә күптән эшләгән кебек тоям”, - ди Рәйсә Сәгадиева.

Ул татар журналистикасына бер-береңә булышып, ярдәмләшеп эшләү хас булуын әйтте. “Безнең журналда биреләсе әйберләр җыелышта гына түгел, ә чәй эчеп утырганда, тәнәфестә планлаштырыла. Кайвакыт сөйләп утырганда үзеңнең идеяң кызык икәнлеген сизми дә калырга мөмкинсең, ләкин безнең һәрбер хезмәткәребез бик сизгер”, - диде ул.

 Рәйсә Сәгадиева язу - бер, ә укучылар белән аралашу икенче әйбер, ди. Аның фикеренчә, яшьләр актив булырга тиеш. Моның өчен аларны бары уятырга гына кирәк. “Редакциядә үз эшләренең осталары эшли. Безгә җибәрелгән хатларның берсе дә игътибарсыз калмый”, - диде ул.

Гөлүсә Шиһапова: "Сайтта басылырга теләгегез булса - рәхим итегез!"

Гөлүсә Шиһапова (сулда) һәм Ландыш Фазуллина

Гөлүсә Шиһапова “Идел” журналының сайты һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәре белән эшли. “Безнең яңа проект эшләп китте. Сайтта басылырга теләгегез булса, рәхим итегез. Бу - безнең язылучылар санын да, укучылар санын да арттырыр дип өметләнеп калабыз”, - диде ул.

Ландыш Фазуллина: "Танылган шәхесләр аша тормыш дәресе алабыз"

Ландыш Фазуллина

 “Идел” журналының баш мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркатип Ландыш Фазуллина яшьләр журналында эшләве белән бик бәхетле булуын әйтте. “Безгә һәр көнне танылган шәхесләр килә. Аларның фикерләре аша монда зур тормыш дәресе алабыз”, - диде ул.
Ландыш Фазуллина фикеренчә, өметле, төрле проектларны тормышка ашырырдай яшьләр бик күп. “Мондый яшьләребез үзләре безнең редакциягә чыксыннар иде, чөнки аларның бөтенесен дә белеп бетерү мөмкин түгел. Алар безгә шалтыратып, үзләре турында хәбәр салсалар, бу безнең эшне бераз гына җиңеләйтер иде. Шалтыртыгыз, килегез!”, - дип белдерде Ландыш Фазуллина.

 Равил Шәрәфетдинов - бик тырыш һәм җаваплы хезмәткәр

Равил Мәхмүт улы Шәрәфетдинов — дизайнер һәм версткалаучы. Аның турында Радик Сабиров: "Бик тырыш һәм бик җаваплы хезмәткәр", - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100