Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар язучылары Галимҗан Ибраһимов исемендәге гимназиядә әдипнең музеенда булдылар
Быел бөек татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел.
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татар язучылары Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 еллыгы уңаеннан әдипнең исемен йөрткән гимназиядә һәм мәктәп музеенда булдылар.
«Бүген бөек татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның Казан шәһәренең 17 нче татар гимназиясе янәшәсендә урнашкан бюстына чәчәкләр салынды. Мәдәният һәм әдәбият әһелләре Галимҗан Ибраһимовның татар әдәбиятын өйрәнү үсешендә һәм милли проза барлыкка килүдәге зур ролен билгеләп үтте», — дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Гимназиядә үткәрелгән искә алу чарасында язучылар Рифат Җамал, Ләбиб Лерон, Рафис Корбан, Солтан Шәмси, Йолдыз Шәрапова, Хәбир Ибраһимов, ТР Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре катнашкан.
Кунакларга мәктәп музеенда Галимҗан Ибраһимовка багышланган бай экспозиция тәкъдим ителгән. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты һәм гимназиянең уникаль экспонатлары турында укучылар сөйләгән. Мәктәп музее быел экспозицияне яңарту өчен грант алган, дип искәртелә ТР мәдәният министрлыгы хәбәрендә.
Гимназия укучылары язучының иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнү буенча актив эшчәнлек алып бара. Ел саен биредә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре катнашында конференция уза. Быел конференция 14 мартка билгеләнгән.
Шушы көннәрдә Казан шәһәренең 89 нчы мәктәбе (хәзер — Г.Ибраһимов исемендәге гимназия) янына әдипнең бюсты урнаштырылуга 55 ел булган. Музей фондында әлеге истәлекле көнгә багышланган уникаль фоторәсемнәр саклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз