news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар язучылары Әдәби ел йомгакларын яңа форматта үткәрү турында фикер алышты

Фикер алышу бүген Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәнкыйть секциясе утырышында үтте.

Татар язучылары Әдәби ел йомгакларын яңа форматта үткәрү турында фикер алышты
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар язучылары Әдәби ел йомгакларын яңа форматта уздыру турында киңәште, әмма уртак фикергә килә алмады. Фикер алышу бүген Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәнкыйть секциясе утырышында үтте.

Берлекнең Әдәби тәнкыйть секциясе җитәкчесе Әлфәт Закирҗанов үткән елгы утырыштагы кайбер ризасызлыкларны истә тотып, еллык җыелышның форматын үзгәртү буенча тәкъдимнәр булу-булмавы белән кызыксынды. Сүз җыелышның төп өлешен озын докладлар алып, фикер алышуга вакыт калмавы турында бара.

Марсель Галиев докладларны алдан бастырып таратырга һәм аларны җыелышта укып тормаска тәкъдим кертте. Фоат Галимуллин Әдәби ел йомгакларында секцияләргә бүленеп эшләргә һәм секция әгъзалары фикерен җыелышка чыгарырга тәкъдим итте. Тәлгать Галиуллин шәхсән үзенең бер секция белән генә чикләнергә теләмәвен әйтте һәм күп язучыларның да шулай уйлау мөмкинлеген искәртте. Ул әдәби ел йомгаклары форматын үзгәртмәү яклы булуын әйтеп, “мөгез чыгармаска” киңәш итте.

Әдәби ел йомгаклары – язучыларның ел азагында гомуми җыелыш ясап, ел дәвамындагы иҗатка нәтиҗә ясаулары. Аның төп өлешен проза, поэзия, әдәби тәнкыйть, драматургия, рус телендәге иҗат юнәлешендә доклад тыңлау алып тора. Шулай ук, төрле казанышлар өчен бүләкләүләр булырга, яңа әгъзаларга таныклыклар тапшырылырга мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100