news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар язучылары балаларны яклау көне уңаеннан шигъри флешмоб башлап җибәрде

Иҗат әһелләре балаларга атап язылган әсәрләрен Интернет киңлекләренә урнаштыра.

Татар язучылары балаларны яклау көне уңаеннан шигъри флешмоб башлап җибәрде
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Язучылары берлеге, балаларны халыкара яклау көненә багышлап, социаль челтәрләрдә шигырьләр укыган видеоязмаларын кертеп, яңа флешмобка старт бирде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт сөйләде.

«Язучылар берлеге аккаунтларында, Фейсбук, Вконтакте һәм инстаграм битләрендә балалар язучылары, прозаиклар һәм шагыйрьләр балаларны бүгенге бәйрәмнәре белән котлап, нәниләргә атап язылган әсәрләрен укый. Флешмоб көн дәвамында барачак. Акциядә татар һәм рус телендә иҗат итүчеләр катнаша»

Рәмис Аймәт, Александр Пушкинның туган көне һәм рус теле көне уңаеннан, 6 июньдә Язучылар берлегенең аккаунтларында шулай ук флешмоб узачагын билгеләп узды. «Ул көнне бөек рус шагыйре һәм язучысы Пушкинның әсәрләре төрле телләрдә яңгыраячак. Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче иҗатчылар да кушылачак. Татар язучылары аның әсәрләрен татар телендә ишеттерәчәк», — диде ул.

«Флешмобта теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен, #ДеньрожденияПушкина #Деньрусскогоязыка хештеглары белән аның әсәрен укыган видео урнаштырырга кирәк. Барлык шигърият сөючеләрне катнашырга чакырабыз», — диде Рәмис Аймәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100