news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар язучылары Һади Такташның 120 еллыгы белән котлап видеомөрәҗәгатьләр белән чыкты

Татарстан Язучылар берлеге Һади Такташның 120 еллыгына багышланган иҗади флешмобта катнашырга чакыра.

Татар язучылары Һади Такташның 120 еллыгы белән котлап видеомөрәҗәгатьләр белән чыкты

(Казан, «Татар-информ», 1 гыйнвар). Татарстан Язучылар берлеге Һади Такташның 120 еллыгына багышланган иҗади флешмоб башлап җибәрде. 1 гыйнварда татар совет поэзиясенә нигез салган шагыйрьләрнең берсе — Һади Такташның туган көне.

2021 елның беренче көнендә Татарстан Язучылар берлеге социаль челтәрләрдә Һади Такташка (1901-1931) багышланган чыгышлар урнаштырырга тәкъдим итә. Төрле телләрдә Такташка багышланган шигырьләр, аның үзенең әсәрләрен укып, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында уйланулар-фикерләрне видеога яздырып, #Такташ120 хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк.

1 гыйнвар иртәсеннән Татарстан Язучылар берлегенең Инстаграм битендә күренекле язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, мәдәният һәм сәнгать әһелләренең видеомөрәҗәгатьләре дөнья күрә башлады инде.

Мәсәлән, Рабит Батулла татар халкын Яңа ел һәм Һади Такташның 120 еллыгы белән котлап, аның «Газраилләр» шигырен, ә Ринат Харис, Разил Вәлиев, Рәдиф Гаташ, Сания Әхмәтҗанова күренекле шагыйрьгә багышлап язган шигырьләрен укыды.

«Яңа 2021 елны Такташ туган көнен бәйрәм итеп башлыйбыз. Минем тормышымда Такташ иҗаты зур урын алып тора. Мәскәүгә әдәбият институтына укырга кергәндә дә мин Такташ иҗаты буенча сочинение язган идем, Мәскәүдә иҗат иткән беренче шигырем дә Такташка багышлана», — дип сөйләде Разил Вәлиев видеомөрәҗәгатьтә.

Галим Фоат Галимуллин шагыйрь үз гомерендә нинди генә кыенлыкларга очраса да оптимистик рухтагы шәхес булып калуы турында сөйләде. Ул Такташның шәхси тормышындагы вакыйгаларны, улы Рафаэль белән аерылышга мәҗбүр иткән сәбәпләрне искә алды һәм шул уңайдан өзгәләнеп язган шигырен укыды.

«Такташ беренче хатыны белән аерылышкач, улы Рафаэльне әнисе үзе белән алып китә. Рафаэль Ташкентта яшәп сәнгать фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешә. Такташның 100 еллыгын үткәргәндә без аны Казанга чакырган идек. Ул кайтып, энесе Аван белән дә очраша алды. Хәзер алар икесе дә бакыйлыкка күчте инде», — дип истәлекләре белән уртаклаша галим. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100