news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар яшьләре форумы әкият геройларын товар билгесе итеп теркәгән оешманы гаепләп чыкты

Татар яшьләре форумы әкият геройларын товар билгесе итеп теркәгән оешманы гаепләп чыкты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бу көннәрдә Казаннан бер оешма татар халык әкиятләре каһарманнарын патентлап, аларны куллану өчен башкалардан үзенә акча түләтергә тырышканы билгеле булды. Каһарманнар арасында: Шүрәле, Су анасы, Камыр батыр, Кар кызы. Хокукый шикаятьләрнең берсе «Әкият» татар курчак театрына килде инде, диелә Бөтендөнья татар яшьләре форумы белдерүендә.

«Без шундый шикаятьләрне алган театрларны яклап чыгабыз һәм халык байлыгына кул сузган оешманы хурлыйбыз. Искә төшерәбез: «Авторлык һәм янәшәлек хокуклары турында» федераль канунының II нче бүлеге, 8 нче маддәсе буенча, халык иҗаты әсәрләре авторлык хокукы объекты була алмый», - дип хәбәр ителә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы моның турында Фикри милек буенча федераль хезмәткә (Роспатентка) хат юллаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot