news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар яшьләре өчен бердәм цифрлы платформа булдыру тәкъдим ителде

Татар яшьләре өчен бердәм цифрлы платформа булдыру тәкъдим ителде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советының киңәйтелгән утырышыннда Уфа шәһәреннән килгән яшь активист, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Алинә Сабитова чыгыш ясады. Ул Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен берләштерү, аларның потенциалын тулысынча ачу һәм яңа заманча цифрлы платформа булдыру мөһимлеген билгеләп үтте.

«Бүген татар яшьләре Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә актив эшли. Әмма аларның барысы да бер-берсе турында белеп бетерми. Мәсәлән, бер төбәктә яңа мавыктыргыч проект гамәлгә ашырылса, икенче төбәктәге яшьләр бу турыда белмәскә мөмкин. Шуңа күрә без татар активистларының бердәм цифрлы системасын булдыруны тәкъдим итәбез», – диде ул.

Аның әйтүенчә, төбәкләр арасындагы элемтәләрне көчәйтү һәм яшьләрнең уртак мәйданчыгын булдыру кирәклеге һаман да актуаль булып кала. Шул максаттан чыгып, яшьләр инициативасы буларак татар активистларының бердәм цифрлы системасын булдыру тәкъдим ителде. Бу платформа төп дүрт юнәлешне үз эченә алырга тиеш:

  • Активистларның шәхси профиле: Һәр катнашучының кайсы төбәктән булуы, нинди оешмада эшләве һәм үз проектларын күрсәтә алу мөмкинлеге.
  • Татар яшьләре оешмаларының бердәм базасы: Төрле шәһәрләрдә, төбәкләрдә һәм чит илләрдә эшләп килүче барлык татар яшьләре оешмаларының тупланмасы.
  • Чаралар һәм мөмкинлекләр календаре: Форумнар, белем бирү программалары, стажировкалар һәм грант конкурслары турында актуаль мәгълүмат.
  • Активистларны кызыксындыру системасы: Яшьләрнең иҗтимагый активлыгын бәяләү һәм аларга үсеш өчен яңа мөмкинлекләр бирү.

Шулай ук цифрлы система кысаларында төбәкара хезмәттәшлекне көчәйтү, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа проектлар башлап җибәрү мөмкинлекләренә басым ясалды.

«Бүгенге актив татар яшьләренең исемлеген барлау гына түгел, бөтен дөньядагы актив татар яшьләрен берләштерә торган, аларның үсешенә һәм белем алуына бергә эшләргә мөмкинлек бирә торган системалы платформа булырга тиеш бу», – дип йомгаклады үз сүзен Уфа вәкиле.

news_right_1
news_right_2
news_bot