Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар яшьләре көннәрендә иң актив делегация дип Ульяновск татарлары табылды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Идел» яшьләр үзәгендә Татар яшьләре көннәренең ябылу тантанасы узды. Иң актив делегация булып - Ульяновск өлкәсе танылды. Аларга махсус бүләк тапшырылды.
23 төбәктән килгән делегатлар 5 көн эчендә төрле чараларда катнашты, бию, татар теле, чигү һәм тарих буенча мастер-класслар үтте.
Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, ябылу тантанасына җыелганнарны сәламлап, «Туган тел» җырын башкарды. «Татарны саклаучы туган телебез, моңыбыз, фәнебез, бөтенесе бергә кушылган вакытта дөнья халкы татар халкын онытмас!» - диде ул.
«Мин бу елны мондый чарада беренче тапкыр катнашам, чакырганыгыз өчен рәхмәт! Миңа бик ошады, төрле җирдә мастер-класслар биргән бар, ләкин мондагы кебек позитив, «Әйдәгез эшлик әле!» – дип торган егет-кызларны күргәнем булмады! Рәхмәт!» – диде актер, «Мизгел» яшьләр тетары җитәкчесе Илфак Хафизов.
Татар яшьләре көннәренең киләсе ел әйдаманы булып Диана Мөбәрәкова танылды. «Бу 5 көндә миңа терәк булып торган һәрбер кешегә рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук зур рәхмәтемне «Идел» яшьләр үзәгенә әйтәсем килә. Рәхмәтемне бу проектны алып баручыларга да белдерәм!» – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз