news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар яшьләре көннәрендә бокс буенча Россия чемпионы Дамил Шәрәфетдинов чыгыш ясады

Татар яшьләре көннәрендә бокс буенча Россия чемпионы Дамил Шәрәфетдинов чыгыш ясады
Фото: Ильяс Хаҗиев

«Идел» яшьләр үзәгендә үтүче «Татар яшьләре көннәре» форумы катнашучылары Россиянең спорт мастеры, «Наше дело» халыкара оешмасы чемпионы Дамил Шәрәфетдинов белән очрашты. Ул тумышы белән Түбән Новгород шәһәреннән.

«Мин бүген сезгә үзем инде өченче тапкыр җиңгән билбау алып килдем, аны бу елны өченче тапкыр якладым. Соңгы көрәшем минем өчен бик принципиаль булды», – диде ул. Ул оештыручылар тарафыннан спикер буларак чыгыш ясарга тәкъдим алгач ул аны сөенеп кабул иттем дип сөйләде.

«Яшерен-батырын түгел, балачакта һәрбер ир-ат профессиональ спортчы булырга хыяллана. Чынлыкта бу бик авыр юл һәм бик азлар гына аны ахырына кадәр үтә ала. Чөнки спорт ул медальләр генә түгел, ул төрле җәрәхәтләр дә. Спорт белән профессиональ рәвештә шөгыльләнгән балаларның балигъ булгач финанс мәсьәләләре туа башлый, чөнки ничек тә булса акча эшләргә, яшәргә кирәк. Аллага шөкер, мин үз яраткан һөнәремне коммерцияләштерә дә алдым», – диде Дамил.

Дамил Россиядәге сугыш төрләренең әле тиешлечә үсеш алмаганлыгын искәртте. «Кызганыч, бүген Россиядә төрле сугыш төрләре үсеш алмаган. Мисал өчен Америка Кушма Штатларында бала бокс секциясенә килә икән, аның шунда ук менеджеры табыла, һәм, иң мөһиме – ул үзенең бу юнәлештә ничек үсә алуын аңлый. Шуңа күрә аларда бокс гел үсештә», – диде спортчы.

Катнашучыларның сорауларына Дамил бик шатланып җавап бирде. Иң кызык сораулар бирүчеләргә Дамил «Алга» кием брендыннан үз мерчларын тапшырды.

  • Дамил Наил улы Шәрәфетдинов (Шарафутдинов) 2001 елда Түбән Новгородта туган. Иң авыр үлчәү категориясендә чыгыш ясый. Россия җыелма командасы әгъзасы, 2020 елда Россия кубогын откан чемпион, 22 яшькә кадәргеләр арасында бронза иясе.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100