news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар яшьләре көннәре катнашучысы: Каникулны Башкортстанда үткәргәнгә күрә татарча аңлыйм

«Алга таба телемне тагын да шомартырга, камилләштерергә телим», - ди Юлия Җиһаншина.

Татар яшьләре көннәре катнашучысы: Каникулны Башкортстанда үткәргәнгә күрә татарча аңлыйм
Салават Камалетдинов

Свердловск өлкәсе Екатеринбург шәһәреннән Юлия Җиһаншина җәйге каникулларын Башкортстанның Аскын районы Каюм авылында үткәргән булган. Татар телен аңлавын ул җәйне Башкортстанга үткәргәнгә күрә, дип аңлата.

«Татар телен яхшы аңласам да, начар сөйләшәм. Әти-әнием татарча сөйләшә, алар Башкортстанның Аскын районы Каюм авылында туып үскән. Екатеринбургта тусам да, җәйге каникулларда авылга – Башкортстанга кайта идем. Шуңа күрә татар телен аңлыйм», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Татар яшьләре көннәрендә.

Аның әйтүенчә, Свердловск өлкәсендә татарлар күп. «Екатеринбургка татарлар күпләп килеп урнашкан, соңгы арада Башкортстаннан татарлар килә башлады», - диде ул.

Галим Николай Максимов үткәргән татар теле дәресләрендә ул татарча җөмләләр төзергә, матур сөйләшергә өйрәнгән. «Аның китабын алырга булдым, алга таба телемне тагын да шомартырга, камилләштерергә телим. Монда һәркем синең өчен җан атарга риза, аерым-аерым йөрүче кешеләр юк. Бөтен кеше бердәм», - диде ул.

«Моннан тыш, шәҗәрә турында да кызыклы лекция тыңладым. Остаханәләргә йөрдем, түбәтәй тегәргә өйрәндем. Шуңа күрә хәзер үзебезнең төбәктә дә түбәтәйләр ясау буенча остаханәләр ясарга ниятлибез», - ди катнашучы.

Юлия Җиһаншина Татар яшьләре көннәрен – төрле делегацияләрдән килгән татар яшьләрен берләштерү мәйданчыгы дип атады. «Мәсәлән, Свердловскида татар командасы бар, аның турында белүчеләр сирәк. Ә мондый чаралар яшьләрне тагын да активлаштырып җибәрә, телне камилләштерү өчен, үзеңне татар итеп хис итәргә оялмаска, үз милләтеңне яратырга этәргеч бирә», - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100