news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар яшьләре көннәре форумы 35 еллыгын билгеләп үтә: 27 төбәктән 150 делегат җыелды

Татар яшьләре көннәре форумы 35 еллыгын билгеләп үтә: 27 төбәктән 150 делегат җыелды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда Татар яшьләре көннәре старт алды. Быелгы форум 1990 елдан башлап үткәрелеп килүче проектның 35 еллыгына туры килә. Чара «Урам» паркында узды, анда Россиянең 27 төбәгеннән һәм Казахстаннан килгән 150 делегат катнаша.

Ачылышта Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов һәм Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков катнашты. Алар яшьләргә мөрәҗәгать итеп, форумның әһәмиятен ассызыкладылар.

Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, бу чара татар җитәкчеләренә ярдәмчеләр үстерү өчен хезмәт итә. «Аның ачылуы гына җырлы-музыкалы, калган көннәрдә тел, тарих буенча төрле чаралар, мәртәбәле кешеләр белән сөйләшүләр каралган. Иркенләп җырлап-биеп йөрергә вакыт юк», – диде ул.

Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ринат Садыйков яшьләргә үзара ихтирамлы булырга киңәш итте. «Егетләргә аерым бер киңәш. Кызларга игътибар белән карагыз. Кызлар да егетләргә, матур итеп, игътибар белән карагыз», – диде ул. Шулай ук ул чара кысаларында КФУ доценты, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Николай Максимовны һәм җырчы Илгиз Шәйхразыевны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ачылыш тантанасы сәнгать номерлары белән дәвам итте. Татарстанның атказанган артисты Сәидә Мөхәммәтҗанова, җырчылар Илгиз Шәйхразыев һәм Илназар чыгыш ясадылар. Яшьләр җырларга кушылып биеде. Чара ахырында «Идел» яшьләр үзәге директоры Салават Кадыйров форумны рәсми рәвештә ачык дип игълан итте.

Төп программа 25–31 августта «Идел» яшьләр үзәгендә дәвам итәчәк. Делегатлар өчен лекцияләр, остаханәләр, конкурслар һәм иҗади проектлар каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot