news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татар яшьләре форумында Самара өлкәсеннән катнашучылар ТатКвиз дигән викторина оештырды

Татар яшьләре форумында Самара өлкәсеннән катнашучылар ТатКвиз дигән викторина оештырды

13-17 сентябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә XXXIII татар яшьләре көннәре узды. Анда төрле илләр һәм төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр катнашты. Самар делегациясе татар тарихы, әдәбияты, мәдәнияте һәм архитектурасына багышланган ТатКвиз викторинасы үткәрде. Бу турыда «Самар татарлары» сайты яза.

Очрашуның максаты – татар яшьләре арасында мәгариф, милли-мәдәни һәм эшлекле багланышлар булдыру, элекке элемтәләрне ныгыту.

Катнашучылар кыска вакыт эчендә татар яшьләре алдында килеп туган күп кенә проблемалар хакында фикер алышты, аны хәл итү юлларын билгеләде. Яшьләр төрле юнәлештәге мастер-классларда катнашып, төрле осталыкларын күрсәтте. Татар халкының тамырлары тирән, үзе имәндәй нык булуы «Нәсел шәҗәрәсе» проектлары аша күренде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100