Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар яшьләре форумы «Татарча диктант» акциясенә халыкны җәлеп итү ысулын әйтте
8-10 ноябрьдә дөнья күләмендә «Татарча диктант» акциясе була. Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре әлеге акциягә халыкны җәлеп итү юлларын сөйләде.
«Татарча диктант»ка тагын да күбрәк кызыксыну уяту өчен, коллаборацияләр оештырырга кирәк дип саныйм. Чит ил татарлары өчен диктантны латин әлифбасында язу да - яңа мөмкинлек. Сайтыбызны да латин әлифбасына, рус теленә күчерербез. Чөнки төрле төбәкләрдә рус телле кешеләр бар - аларга да уңайлы булыр иде. Татар теленә карата ниндидер стереотипларны җимерү - барыбызның да уртак эшебез», - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы сүзчесе, «Татарча диктант» акциясенең кураторы Амил Нур «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Аның фикеренчә, барлык кеше дә төрле темаларга татарча сөйләшсә, фәнни конференцияләрдә катнашып, татар телендә мәкаләләр язса, татарча проектлар булдырып, стереотипларны җимерергә була. «Мәсәлән, минем шәхси проектым бар: телеграмны татарчага тәрҗемә итәм. Күбрәк сөйләшик, аралашыйк, бер-беребезне белик, фильмнар төшерик. Бу еллар дәвамында әйтелә килә. Күбрәк эшләнсә тагын да яхшырак булыр иде», - диде ул.
Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин «Татарча диктант» акциясендә катнашып, татар теленә булган курку хисен җиңеп була дип саный.
«Чөнки татар теле дәресендә диктантны билгеле бер шартларда язасың, синең яныңда укытучы басып тора. Билге куелачагын беләсең һәм ул мәктәптәге язмышыңа йогынты ясый. Анда башка төрле шартлар. «Татарча диктант» акциясендә диктантны бик рәхәт шартларда яздыралар. Мәсәлән, Татар китабы йортында да 10 ноябрьдә мәйданчык эшләячәк, анда да диктантны өйдәгечә рәхәт мохиттә язып карарга була. Диктантка карата нәфрәт хисе дә бетәчәк», - диде ул.
Айдар Шәйхин әйтүенчә, «Татарча диктант» акциясен төрле нокталарда оештыручылар да зур роль уйный. «Сайлаулар булганда нәрсә генә уйлап тапмыйлар бит. Мәктәпләргә дә кызыклы шәхесләрне чакырырга мөмкин. Кызыклы чаралар аша диктантка булган мөнәсәбәтне үзгәртергә була», - диде Татар китабы йорты мөдире.
«Күптән түгел генә Италиядәге бер дустым белән сөйләштек. Ул Миландагы бер университетта «Татарча диктант» акциясенең мәйданчыгын оештырачак. Аның танышлары барысы да Казаннан, Татарстаннан. Диктант – алар өчен акция генә түгел, ә җыелу, танышуга бер сәбәп. Алар чәй эчә, сөйләшә, аралаша. Ул - очрашу сәбәбе. Чәй эчүне тәнкыйтьлибез, әмма без, яшьләр, үзебез дә чәй эчәргә яратабыз», - дип өстәде ул.
- «Татарча диктант» акциясе – татар теле сөючеләрен берләштерүгә, дөрес язу һәм әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Диктантта һәркем катнаша ала. Акциягә катнашу, язу ноктасын оештыру, диктантны онлайн язу өчен тулырак мәгълүматны diktant.tatar сайтында табарга мөмкин.
- Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты, ТР Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты), «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз