Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар яшьләренең “Шәрык” клубы Канада иленә ”сәяхәт итте”
Киләсе очрашу февральгә билгеләнгән
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә “Шәрык” клубында “Канада иленә сәяхәт” дип аталган кичә булды. Гомумән, Канада да яшәү рәвеше, аның үзенә хас гореф-гадәтләре, белем алу системасы, тарихи хәзинәләре турында сүз барды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайтына КФУ студенты Гүзәлия Гыйниятуллина.
Кичәнең төп герое – билгеле композитор, музыка укытыучы Ләйсән Шәкурова үз тормышы, Канада тарихы белән таныштырды. Шулай ук безнең ил белән чагыштырганда андагы аермалы әйберләр, кызык традицияләрен сөйләп үтте. Кичәне шагыйрь Рифат Сәләх, көчле тавыш иясе Сәүбән Закиров, Рәсим Закиров, һәм кичәне алып баручы танылган шоумен Гамил Нур үз чыгышлары белән тулыландырды. Гадәттәгечә, бик тә күңелле, яңа танышларга бай кичә булды. Алга таба “Шәрык” клубында кичәләрне даими алып барырга кирәк санала. Бу хәзерге татар яшьләрен рухи яктан баета, аларны милли чараларга җәлеп итә.
Алдагы очрашу исә 12 февраль кичке 6га билгеләнгән (шул хакта әлеге клубның соцаль челтәрдәге битендә әйтелә).
Искәртеп үтәбез: “Шәрык” клубы – 1906 елда барлыкка килгән иң популяр татар клубы, анда заманында Габдулла Тукай, Сәлих Сәйдәшев, Садри Максуди кебек безнең билгеле татар шәхесләребез йөргән. Хәзерге вакытта да яңартылган “Шәрык” клубы иҗади шәхесләрне, яшь бизнесменнарны, татар яшьләрен берләштерүче клуб булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз