news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар яшьләренең күп фикерен үрнәк итеп алабыз - Самарадан Мидхәд Әминов

Монда "Татар яшьләре көннәре" делегатларын җыр-бию, чәкчәк һәм Самара шоколады белән каршы алдылар.

(Самара, 27 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). "Татар яшьләре көннәре" делегатлары Самараны иң матур шәһәрләрнең берсе, дип танырга өлгерделәр. Татар кайда да кунакчыл булып кала. Самара шәһәрендә дә делегатларны теплоходтан төшкән вакытта җирле татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре җыр-биюләр белән каршы алды. Милли ризыгыбыз чәкчәктән кала, "Татар яшьләре көннәре" форумы делегатларына Самара шоколадларын да тәкъдим иттеләр.

Татарларны беренче булып Самара шәһәренең тарихи мәчетенә алып бардылар. Мәчеттә "Россия төбәкләрендә татар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калу" темасына "түгәрәк өстәл" узды. "Түгәрәк өстәл"нең барлык мөхтәрәм кешеләре дә "татар милләтенең төбәкләрдәге язмышы - яшьләрдә", дигән уртак фикергә килделәр.

Мәчеттән соң делегатлар "Сталин бункеры"на юл тоттылар. Бу корылма Бөек Ватан сугышы елларында, Мәскәү яулап алынган очракта дип, Иосиф Сталин өчен корылган була.

34 метр тирәнлеккә төшү күп кенә гүзәл затларыбызны куркуга салса да, экскурсовод апа бу куркуларны юкка чыгара. Бу корылма атом шартлавына да түзәрлек итеп эшләнелгән икән, шуңа куркырлык сәбәпләр юк, дип аңлатты ул.

Самара шәһәрендә яшәүче гармунчы Мидхәд Әминов Самара өлкәсенә татар яшьләренең килүе зур бәйрәм булуын әйтеп китте.

"Бүген бездә олы бәйрәм. Теплоходны чын күңел белән каршы алдык, чөнки төрле шәһәрләрдән 150 кеше килде. Шундый очрашулар ешрак булсын иде. Алар татар халкын берләштерә. Һәрберсенең төрле фикерләре бар, үзебезгә дә күбесен алып калабыз. Оештыручыларга бик зур рәхмәт. Мондый очрашулар һәр ел булсын иде", - диде Мидхәд әфәнде.

Исегезгә төшерәбез, 25-29 августта "Татар яшьләре көннәре" форумы уза. Форумда Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан 147 делегат катнаша. Делегатлар "Борис Полевой" теплоходында Ульяновск, Самара, Тольятти, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәт итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100