news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар яшьләренең чыршы бәйрәме

Татар яшьләренең чыршы бәйрәме

(Уфа, 24 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфада Башкортстан татар яшьләренең «Җидегән» клубы Яңа ел чыршысы бәйрәме оештырды. Елның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе булган шушы тантанага татар яшьләре алдан ук ныклап әзерләнгән иде. Алар кызыклы мәдәни программа төзеде, эчтәлекле сценарий язды һәм татар артистларын чакырды. Җидегәнчеләр хәтта Кыш бабай роленә дә танылган җырчы, Башкортстанның атказанган артисты, «Сәйяр» студиясе җитәкчесе Идрис Кәлимуллинны чакырды.

Чыршы бәйрәме чәй табыны артындагы ихлас сөйләшү, уен-көлке, җыр-биюләр белән аралашып барды. Татар егетләре һәм кызлары, ә аларның күпчелеге Уфадагы югары һәм урта уку йортларында белем алучылар һәм «Азатлык» татар яшьләре берлеге әгъзалары, бу кичке клубка кунакка килүчеләр өчен милли уеннар да оештырды, төрле бәйгеләрдә көч сынашу мөмкинлеген дә булдырды.

Ә инде Кыш бабай – танылган җырчыбыз Идрис Кәлимуллин Чыршы бәйрәмендәге бәйгеләрдә җиңүчеләргә үзенең җырларын гына түгел, ә зур капчыгыннан тәмле-тәмле күчтәнәчләрен һәм истәлекле бүләкләрен дә өләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot