news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татар яшьләре түгәрәк өстәл үткәрде
Татар яшьләре җыенында Ом, Екатеринбург, Первоуральск шәһәрләреннән килгән вәкилләр дә катнашты
Скопировать ссылку
(Төмән, 12 февраль, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Татар яшьләре җыены Төмән өлкәсе татарлары Конгрессының яшьләр белән идарә итү департаменты җитәкчесе, “Яшь буын” оешмасы рәисе Фәрит Корманов җитәкчелегендә әзерләнеп үткәрелде.
Бу очрашуның төп максаты - Төмән яшьләренең күрше төбәкләрдәге яшьләр оешмалары белән үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзүгә әзерлекне башлап җибәрү, дияргә була.
Катнашучылар яшьләр арасында башкарган эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, туган телебезнең, динебезнең, милли гореф-гадәтләребезнең язмышы турында борчылып сөйләделәр.
Фәрит Корманов “Яшь буын” оешмасының авылларга йөреп чыгышлар ясаган концерт бригадасы, яшьләрнең спорт мастеры Вәкил Тилимбаев җитәкчелегендә спортның төрле төрләренә тартыла башлаулары, яшьләр арасында волейбол, мини-футбол ярышларының уңышлы үтүе, ял кичәләре, яшьләр хәрәкәтенә Нурулла Саттаров белән Ринат Насыйров җитәкчелегендәге өлкә татарлары Конгрессының ярдәме турында канәгатьлек хисе белән сөйләсә дә, эштә иң зур кыенлык һәм тоткарлык булып торган финанс мәсьәләләренең авыр хәл ителүен күрсәтеп, юридик статус алып үз исәп-хисап счетыбызны ачсак, җиңелрәк булыр иде, диде.
Омски өлкәсе милли-мәдәни мохтәрияте каршындагы “Алмаз” яшьләр оешмасы вәкиле Чулпан Шихова Урал-Себер регионында татар яшьләреннән КВН командасы оештыру тәкъдимен җиткерде.
Первоуральск шәһәренең “Ватан” яшьләр оешмасы вәкиле Денис Кротов 25 ел дәвамында эшләп килгән “Урал моңнары” җыр ансамблендә яшьләрнең дә катнашулары, туган телдә “Минем илем” дигән телетапшырулар алып барылуы, “Истина” дигән дини газета чыгып торуы турында хәбәр итеп, туган телне саклау кыенлыклары, татар теленең бер Михайловск дигән авылда гына укытылуы турында борчылып сөйләде.
Яшьләрнең бу очрашуы төпле әзерлек белән үткәрелде, дип әйтеп булмый, анда концептуаль мәсьәләләр каралмады, әмма татар егетләренең һәм кызларының бер-берләре белән танышулары, фикер алышулары, элемтәләрен ныгытырга омтылулары киләчәктә төбәкара үсеш программасын төзүгә беренче нигез ташы булып ятар, дип ышанырга була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot