news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар яшьләре шаянлыкта көч сынаша

Татар яшьләре шаянлыкта көч сынаша

(Уфа, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфада Башкортстан дәүләт педагогия университетында татар КВНының чираттагы уеннары булып үтте. Анда барлыгы дүрт команда: Уфадан Башкортстан педагогия университетының җыелма командасы, Стәрлетамактан - «Баста», Бөре шәһәреннән - «Озынборыннар» һәм Чакмагыштан - «Чакматаш» командалары шаяннары һәм тапкырлары көч сынашты.

Бәйге шактый кызыклы һәм киеренке барды. Һәр команда үзенең сәләтен, әзерлек дәрәҗәсен, бигрәк тә юмор хисенә ни дәрәҗәдә ия булуын күрсәтү өчен, бар тырышлыгын салды. Кызыклы бәйгедә Стәрлетамакның «Баста» командасы беренче, ә Бөредән «Озынборыннар» командасы - икенче урынны яулады. Чакмагыш районы шаяннары өченче баскычка менде. «Чакматаш» җыелма командасы төзелүгә икенче ел гына булса да, биредәге кызлар белән егетләр яхшы чыгыш ясады. Республика күләмендә беренче генә тапкыр уйнасалар да, бик ышанычлы тотты алар үзләрен.

Татарча КВН командалары язгы айларда Уфада финал уеннарына җыелачак. Анда Чаллыдан да «КамПи» командасы килүе көтелә. Шулай итеп Башкортстанда да татарча Шаяннар һәм тапкырлар командалары елдан-ел арта һәм тәҗрибә туплый. Уфада гына түгел, ә башка шәһәрләрдә һәм районнарда да яңа бер буын юмор осталары үсеп килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot