news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар яшьләре проблемалары турындагы программаны дрон ярдәмендә 4К форматында төшерәчәкләр

Татарстан Мәдәният министрлыгы телепроект нечкәлекләрен сер итеп саклый, ул республикага 330 мең сумга төшәчәк.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы татар яшьләре проблемалары турында телетапшырулар төшерү өчен подрядчы эзли. Кино төшерүгә республика бюджетыннан 330 мең сум акча бүлеп биреләчәк. Бу турыда дәүләт сатып алулары сайтында хәбәр ителә.

4К форматында видеоны җиде камера, шул исәптән квадрокоптердагы камера да яздырачак. Режиссер сыйфатында Татарстан телевидениесендә яңа картина булдыру өчен телесъемкалар эшләү тәҗрибәсе булган иҗат кешесен чакырачаклар.

Программа яшьләргә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә тиеш. Аңа Татарстанда сәламәт яшәү рәвешен, татар телен һәм кыйммәтләрен пропагандаларга кирәк. Моннан тыш, ул иҗади яшьләр өчен мәйданчык булачак, диелгән конкурс документларында.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр ителгәнчә, проект детальләре җиңүчесе билгеле булгач кына игълан ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot