Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар яшьләре милли проектларга акча җәлеп итү ысулларын өйрәнәчәк
"Акыл фабрикасы" дип аталган чара 10 февральдә Казанда үтәчәк.
(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”). 10 февральдә “Милли проектларга ресурс җәлеп итү юллары” темасына багышланган чираттагы “Акыл фабрикасы” мәктәбе узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан хәбәр итәләр.
Чара лаборатория форматында үтәчәк. Теория өлешеннән соң, гамәли биремнәр биреләчәк. Спикерлар үз чыгышларында этник-мәдәни проектларны булдыру алгоритмнары турында гына түгел, аларга акча җәлеп итү юллары, гамәлгә куярга ярдәм иткән төрле конкурслар, республикакүләм һәм федераль грантлар, башка ресурслар турында сөйлиячәк.
Программада түбәндәгеләр каралган:
10:00-10:30”Милли проект нәрсә ул?”. Максатлар һәм ачык фикер алышу;
10:30-11:15"Милли проектларга федераль грантлар, бәйгеләр һәм республика ярдәме". Руфия Мөхәммәдеева, Татарстан яшьләр оешмасы Советы рәисе урынбасары;
11:15-13:15Лаборатория. Грантка гариза тутыру;
13:15-14:00Тәнәфес. Төшке аш;
14:00-16:00“Татарча фандрайзинг яки милли проектлар өчен акчаны Тукай җыячакмы?” Илшат Сәетов, Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, сәясәт фәннәре кандидаты;
16:00-16: 45“Фонд оештыру тәҗрибәсе. Хәйрия”;
16:45-17:00Нәтиҗәләр, грантларга кураторлар билгеләү.
Уздыру урыны: “Штаб”креатив индустрияләр резиденциясе (Татарстан урамы, 20а).
Былтыр көз узган "Акыл фабрикасы"ның чираттагысы “Татарча мәгариф: яңа караш” темасына багышланган иде. Аны "Татар-информ" агентлыгы онлайн күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз