news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар яшьләре көннәренең вакыты һәм үткәрелү урыны билгеле булды

Форум быел 25-29 август көннәрендә узачак.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Татар яшьләре көннәре 25-29 август көннәрендә «Борис Полевой» теплоходында узачак. Бу хакта  “Идел” яшьләр үзәге сайты хәбәр итә.
 
"Татар яшьләре көне"ндә Россия һәм чит илләрдән 150гә якын делегат  килер, дип көтелә.Татар яшьләре көннәренең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.
 
Программада татар теле, тарих, дин, вокал, хореография, театр һәм халык гамәли сәнгате буенча иҗади остаханәләр каралган. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, түгәрәк өстәл, диспутларда фикер алыша, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуларда катнашыр дип көтелә, ди проект авторлары.
 
Татар яшьләре өчен «Татар кызы», «Татар егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» кебек иҗади бәйгеләрдә үз сәләтләрен сынау мөмкинлеге дә биреләчәк.
  •  Беренче татар яшьләре көннәре 1990 елда уздырыла. Аны оештыручылар - Рим Гыйлфанов һәм Резеда Сафиуллина. Чараның төп максаты булып чит төбәкләрдәге яшь ватандашларыбызны җыю тора. Барлык Татар яшьләре көннәрендә 2 меңгә якын кеше катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100