news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар яшьләре көннәрендә татар телен укытырга өйрәтәчәкләр

“Елдан-ел чит төбәкләрдә яшәүче яшьләрнең татар телен белү дәрәҗәсе кими бара. Без моны бик яхшы аңлыйбыз”, - ди оештыручылар.

Татар яшьләре көннәрендә татар телен укытырга өйрәтәчәкләр
архив/Рамиль Гали

(Казан, 8 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Илдә татар теленә бәйле вәзгыятьне истә тотып, 26-30 августта XXIX Татар яшьләре көннәрендә татар теле буенча төрле методикалар тәкъдим итәчәкләр, татар телен ничек укытырга мөмкин икәнен аңлатачаклар. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә чараны оештыручыларның берсе – “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина әйтте.

“Татар яшьләре көннәре – күңел ачу мәйданчыгы гына түгел. Елдан-ел чит төбәкләрдә яшәүче яшьләребезнең татар телен белү дәрәҗәләре кими бара. Бу – бик зур проблема. Без моны бик яхшы аңлыйбыз, шуңа күрә Татар яшьләре көннәрендә яшьләргә төрле методикалар тәкъдим итәчәкбез, татар телен ничек укытырга мөмкин икәнен аңлатачакбыз”, - диде Ләйсән Сафина.

Ләйсән Сафина татарча сөйләшә, яхшы аңлый һәм аралаша торган егетләр-кызлар әле булыр дип ышануын әйтте. “Чит төбәкләрдә татар теле дәресләре кергән мәктәпләр дә, балалар бакчалары да юк. Бүгенге көндә кайбер төбәкләрдә әлеге эш Якшәмбе мәктәпләре форматларында гына алып барыла. Мин алга таба да татарча сөйләшә, яхшы аңлый һәм аралаша торган егетләр-кызлар булыр дип ышанам”, - диде ул.

  • XXIX Татар яшьләре көннәре быел 26-30 августта “Борис Полевой” теплоходында узачак. Программада татар теле, тарих, вокал, хореография, кул эшләре буенча дәресләр укыту каралган. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, “түгәрәк өстәл”, диспутларда фикер алышыр, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуларда катнашыр һәм үз проектларын тәкъдим итәр дип көтелә.
  • Татар яшьләре көннәренең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм татар халкы тарихына кызыксыну уяту. Татар яшьләре көннәрен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100