news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар яшьләре көннәрендә җанисәпкә багышланган дәресләр узачак

Дәресләрне Фаяз Хуҗин һәм Руслан Айсин үткәрер дип көтелә.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 14-18 сентябрьдә узачак Татар яшьләре көннәре программасына халык санын алуга багышланган дәресләр дә кергән.

«Җанисәп — алдагы зур вакыйгаларның берсе. Шуңа күрә бу темага кагылмый мөмкин түгел. Берничә көн дәвамында этнотарих турында сөйләячәкбез. Анда җанисәп темасы да күтәрелә. Онлайн яисә офлайн җанисәптә ничек язылырга? Шушы механизмнар турында сүз барачак. Дәресләрне тарихчы Фаяз Хуҗин һәм Руслан Айсин алып барыр дип көтелә», — диде «Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова.

Быелгы программада башка чаралар да каралган.

«Катнашучылар өчен программада кызыклы һәм мәгълүмати лекцияләр, татар теле дәресләре, вокал, журналистика, тарих, кул эшләре һәм башка өлкәләргә бәйле осталык дәресләре бар. Яшьләр өчен мөһим мәсьәләләр турында фикер алышулар оештырыла. Мәдәни программа да булачак», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100