Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар яшьләре көннәренә Кырым, Алтай һәм Ханты-Мансийскидан килүчеләр арткан
“Без ул төбәкләрдә дә якын арада яшьләр һәм балалар арасында татар проектлары булыр дип ышанабыз”, - ди чараны оештыручылар.
(Казан, 8 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татар яшьләре көннәренә төрле төбәкләрдән килүчеләр саны арта. Быел Кырым һәм Алтай Республикалары һәм Ханты-Мансийск автономияле округы Татар яшьләре көннәрен оештыручылардан күбрәк вәкил кабул итәргә сораган. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина әйтте.
“Татар яшьләре көннәре төбәкләр арасында ярыш формасында бара, чөнки яшьләр һәрвакыт актив һәм көндәшлек өчен ачык. Мисал өчен, алдагы елларда делегацияләре кечерәк булган Кырым, Алтай һәм Ханты-Мансийск автономияле округы кебек төбәкләр быел “Бездән 4-5 кеше кабул итегез әле”, дип шалтыратты. Без аларны кабул итәбез һәм моңа бик сөенәбез”, - диде Ләйсән Сафина.
Аныңча, алдагы елларда бер-ике генә кешедән торган делегацияләр бүгенге көндә үз тирәләрендә шундый ук идея – татар идеясе белән янып йөрүче кешеләрне җыя алган. “Без ул төбәкләрдә дә якын арада яшьләр һәм балалар арасында татар проектлары булыр дип ышанабыз”, - диде чараны оештыручыларның берсе Ләйсән Сафина.
- XXIX Татар яшьләре көннәре быел 26-30 августта “Борис Полевой” теплоходында узачак. Программада татар теле, тарих, вокал, хореография, кул эшләре буенча дәресләр укыту каралган. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, “түгәрәк өстәл”, диспутларда фикер алышыр, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуларда катнашыр һәм үз проектларын тәкъдим итәр дип көтелә.
- Татар яшьләре көннәренең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм татар халкы тарихына кызыксыну уяту. Татар яшьләре көннәрен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз