news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар яшьләре көннәренә Канададан да киләчәкләр

25-29 августта XXVII Татар яшьләре көннәре уздырылачак.

(Казан, 22 август, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Егерме җиденче тапкыр оештырыла торган Татар яшьләре көннәре быел 25-29 август көннәрендә “Борис Полевой” теплоходында узачак. Проектта 150 гә якын делегат катнашачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Идел яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина хәбәр итте.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында XXVII Татар яшьләре көннәренә багышланган матбугат очрашуы булып узды. Журналистларның күпсанлы сорауларына  Татар милли-мәдәни федераль мохтарияте аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрапова, Идел яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина, Омск шәһәренең “Заман” яшьләр оешмасы җитәкчесе, “Татар яшьләре көннәре” делегаты Чулпан Фәхретдинова җавап бирде.

“Быел татар яшьләре көннәре башка еллардан шактый аерылып торачак, - ди Ләйсән Сафина. – Яңадан теплоходка кайтуыбыз белән дә үзенчәлекле булачак. 150 делегат белән 25 августта Казаннан Ульянга юл алачакбыз. Анда эшмәкәрлеккә багышланган "түгәрәк өстәл" оештырыла. Самарада исә милләттәш яшьләребезне мәчеткә алып барачакбыз. Шулай ук татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чит төбәкләрдә саклап калу мәсьәләсенә багышланган эшлекле очрашу көтелә. Тольяттида да татар яшьләре белән очрашу көтелә. Аларның милли эшчәнлекләре белән танышачакбыз. Болгар, Зөя тарихи ядкәрләребезгә дә сәяхәтләр оештырылачак. Биш көн дәвамында теплоходта төрледән-төрле мастер класслар эшләп торачак”. 

Яшьләр проектында быел 30 төбәк һәм Канададан да делегат килүе көтелә. Соңгы елларда Краснодар крае, Ростов өлкәсе һәм Дагыстаннан да милләттәшләребез активлашты. 

Татар яшьләре көннәренең тантаналы ачылышы 25 август көнне 16:00 сәгатьтә Татарстанның Дәүләт Советында узачак. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100