Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар яшьләре көннәре»ндә катнашкан башкорт кызы: Татарларның форумы дәртлерәк
Башкорт кызы Сулпан Искужина беренче тапкыр «Татар яшьләре көннәре» форумында катнашты.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Башкорт кызы Сулпан Искужина быел беренче тапкыр «Татар яшьләре көннәре» форумында катнашты. Аның фикеренчә, татар форумнары дәртле булуы белән аерылып тора.
«Форумга мине егетем чакырды, ул узган елны да катнашкан иде. Миңа бик ошады, минем башкорт форумнарында катнашканым бар. Аерма шунда: татар яшьләре бик дәртле һәм энергияле. Башкортлар форумнарда тынычрак сөйләшә дә, ә татарлар чатнап тора», — ди ул.
Сулпан Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамактагы филиалында башкорт һәм инглиз филологиясе кафедрасында укый. Ул киләчәктә татар телен өйрәнергә теләге булуын әйтте. «Мин татар телен бераз беләм. Мине татарга охшаган, диләр. Минем егетем дә татар. Ничек кенә булмасын, без — тугандаш халык. Безнең тарих та бәйле бит», — ди ул.
- 14-18 сентябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә XXXI «Татар яшьләре көннәре» узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз