news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар яшьләре көннәре"ндә эшләгән остаханәләр үз эшен концерт программасы белән тәмамлады

Делегатлар татар теле, тарих, журналистика, кул эшләре, дин, вокал һәм театр осталыгы серләренә төшенә алды.

(Казан, 29 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). XXVII "Татар яшьләре көннәре" форумында эшләп килгән остаханәләр кичке концерт белән тәмамланды.

Делегатлар татар теле, тарих, журналистика, кул эшләре, дин, вокал һәм театр осталыгы серләренә төшенә алды. Әйтергә кирәк, делегатларның барлык остаханәләрдә дә булып карыйсы килсә дә, күңелгә якынын сайларга туры килде.

Татар теле дәресен - филология фәннәре кандидаты Николай Максимов, вокал дәресен - Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев,  татар тарихы дәресен - Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фаяз Хуҗин, театр осталыгын - Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, журналистиканы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сәхабетдинова һәм политолог Руслан Айсин, кул эшләре дәресен татар костюмы студиясе җитәкчесе Ләйсән Хаҗиева алып барды.

Миңгол Галиев үз укучыларының нәтиҗәсен кичке концерт программасында башкаларга тәкъдим итте. Миңгол абый бу хор белән 3 кенә көн дерижерлык эшен алып барса да, аның яшьләр белән хушлашасы килмәде. Ул хәтта икенче көнне дә яшь буынны вокал серләренә төшендерү эшен дәвам итте.

"Татар яшьләре көннәре"нә" "Идел" яшьләр үзәге мине инде күп еллар буе чакырып килә. Мин катнашучыларның моңын ача алам икән, җирдәге иң бәхетле кешеләрнең берсе булам. Укучылар мине кабул итте, димәк минем хәзер Россиянең төрле төбәкләрендә дусларым бар", - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Миңгол Галиев.

Миңгол Галиев укучылары хор белән татар җырларын башкарсалар, Луара Шакирҗанова укучылары бергәләшеп Лена Шагыйрьҗанның "Милли, милли миллионнар" шигырен укыдылар.

Исегезгә төшерәбез, 25-29 августта "Татар яшьләре көннәре" форумы узды. Форумда Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан 147 делегат катнашты. Алар Ульяновск, Тольятти, Самара, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәт кылды.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100