news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар яшьләре көннәре"нә килергә теләк белдерүчеләр күбрәк иде - Ләйсән Сафина

Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан 147 делегат Ульяновск, Самара, Тольятти шәһәрләренең татар милли-мәдәни үзәкләре белән танышты.

(Самара, 27 август, "Татар-информ, Алмаз Шиһабетдинов). XXVII "Татар яшьләре көннәре" делегатлары Ульяновск, Самара, Тольятти, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә эшлекле сәфәргә чыкты.

Форумны оештыручы, "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина быел форумга башка елларда катнашмаган төбәкләрдән вәкилләр килүе турында әйтте.

"Быел Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан 147 делегат җыелды. Форумда катнашырга теләүчеләр күбрәк иде. Краснодар, Ростов төбәкләре һәм Дагыстан Республикасы форумда беренче тапкыр катнаша. Әлеге төбәкләрдә татарлар күпсанлы булса да, һәрдаим элемтәдә тормау сәбәпле, Россиянең башка төбәк яшьләре белән аралашу аларга файдага гына булыр", - диде ул.

"Татар яшьләре көннәре" делегатлары, монда алган яңа белемнәрен онытмыйча, үз төбәкләрендә тормышка ашырыр дигән өметтә калабыз" - дип сөйләде "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100