news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар яшьләре Илһам Шакировны патефон-пати кичәсендә искә ала

Чарага милли җанлы яшьләр - студентлар, укытучылар, музыкантлар, рәссамнар һәм журналистлар килде.

Татар яшьләре Илһам Шакировны патефон-пати кичәсендә искә ала
Рамиль Гали

(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Бүген татар яшьләре "Патефон пати" музыкаль кичәсендә Илһам Шакировны искә ала. Чара рәссам Фәрит Галимов остаханәсендә "Татарча әйт" клубы ярдәмендә уза.

Кичәне музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов ачып җибәрде. Кыска лекциясендә ул Илһам Шакировның татар сәнгатенә керткән өлеше турында сөйләде.

Чарада бөек җырчынының иң билгеле җырларын күмәк башкара.

"Илһам абыйның истәлегенә багышланган кичәне әзерләү идеясе аның белән хушлашу вакытында туды. Фәрит абый остаханәсендә Илһам Шакировның күп генә пластинкалары ята, патефоны да бар. Аның җырларын тынлап, искә алу яхшы булыр иде", - диде идея авторы, журналист Зөләйха Камалова.

Чарага милли җанлы яшьләр - студентлар, укытучылар, музыкантлар, рәссамнар һәм журналистлар килде.

  • Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировны 18 гыйнварда Яңа татар бистәсе зиратында җирләделәр. Аның белән хушлашу мәрасимы Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды, җеназа намазы Мәрҗани мәчетендә үтте. 

  •  

news_right_1
news_right_2
news_bot