news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар яшьләре форумының белем бирү проектында «Гугл календарь» кулланырга өйрәттеләр

Унбиш минутлык дәреснең яртысы диярлек «Гугл календарь»га багышланган иде.

Татар яшьләре форумының белем бирү проектында «Гугл календарь» кулланырга өйрәттеләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бөтендөнья татар яшьләре форумының укыту программасында Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән татар яшьләренә смартфон ярдәмендә нәтиҗәле булырга өйрәттеләр.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы 28 августта Россиянең 25 төбәгеннән һәм 5 илдән килгән татар яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләрен Казанда җыеп, алар өчен белем бирү чаралары оештырды. Укуда «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.

Укыту программасының «Смартфон-ярдәмче: эффектив булыр өчен 20 кушымта» дип аталган дәресен республикакүләм һәм илкүләм олимпиадалар җиңүчесе, «Талантлар университеты» студенты Галия Минһаҗи алып барды. Моңа кадәр киң таралмаган программалар хакында сүз булыр дигән ышаныч белән «Татар-информ» хәбәрчесе дәрес тәмамланганчы махсус көтте. Дәреснең яртысы диярлек «Гугл календарь» га багышланган иде.

«Эшең күп булганда, син һәрвакыт планнарыңны язарга тиеш. Эшләр исемлеге булмаган кешеләрнең башы чуала. Мин күп вакыт планнарымны кәгазьдә язып барган идем. Кеше кәгазьдә планнарын алып бара белмәсә, ул аны смартфонда алып бара алмый. Без смартфонны һәрвакыт ярдәмче итәргә тиеш. Мин бүген смартфонны ярдәмче итәр өчен төрле кушымталарны әйтәм», — дип башлады чыгышын Галия Минһаҗи.

Таныштырылган беренче кушымта «SleepTown» булды. Докладчы сүзләренчә, йокларга ятар алдыннан әлеге кушымта ярдәмендә дуслар белән бергә төрле өйләр төзергә мөмкин. «Йокларга дигән төймәгә басасыз да, смартфонны иртәнгә кадәр куллана алмыйсыз. Иртән торганда, уенда шәһәр төзелгән була», — диде ул.

Икенче кушымта «Гугл календарь» булды. «Эшләрегезне, очрашуларны онытмас өчен, „Гугл календарь“ кулланып була. Кайбер кешеләр аның уңай якларын белеп бетерми. Бу календарьларны төрле җайланмалардан карап була», — диде Галия Минһаҗи. Ул март аенда олимпиадага әзерләнгәндә тутырган календарен күрсәтте.

Тагын бер кушымта «Тик-тик» дип атала. Бу кушымта календарьлар белән искә төшерү җайланмаларын бергә җыя. Кешеләр белән төркемдә эшләү өчен «Трелла» кушымтасы уңайлы. Анда кешеләргә бурычлар куярга була, диде ул.

«Форест» кушымтасы «SleepTown» га охшаган. «SleepTown» а шәһәрләр төзесәң, «Форест»та агачлар утыртасың. Бу кушымтада ун мең сәгать эшләсәң, синең өчен чын агач утыртачаклар», — диде Галия Минһаҗи.

«Mind Map» диаграммалары ярдәмендә максатларга ирешергә мөмкин булса, «Castle Quiz» уен форматында викториналар узарга, яңа сүзләр өйрәнергә ярдәм итә икән. «Меморайзер» кушымтасы ярдәмендә чит телләр өйрәнергә була. «Лекториум» кушымтасында белем алырга мөмкин. «Ачык университет» платформасында татар телендә бик күп курслар бар.

Тарихчы, публицист Айрат Фәйзрахманов белән сәясәт белгече Руслан Айсин «Татар тарихы турында 100 сорау» дип аталган лекция укыды. Музыкант Рәдиф Кашапов мәдәнияттәге заманча трендлар белән таныштырды. Шулай ук «Альянс Франсез» оешмасының Казандагы эшчәнлеге, «Ялкын» журналының проектлары, татар теленең «цифрлы» реалияләрдә кулланышы белән таныштырдылар.



Галерея: Бөтендөнья татар яшьләре форумы утырышыннан фоторепортаж
Галерея: Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан фоторепортаж (дәвамы)
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100