news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар яшьләре форумына килгән иң яхшы проектка 100 мең сум акча биреләчәк

Татар яшьләре оешма җитәкчәләрен укыту форумы чаралары 23 – 25 август көннәрендә Иннополис шәһәрендә үтә.

Татар яшьләре форумына килгән иң яхшы проектка 100 мең сум акча биреләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләрен укыту форумына килгән иң яхшы өч проектка акчалата матди ярдәм биреләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессында үткәрелгән матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова хәбәр итте.

“Ике елга бер мәртәбә Форумга 600 яки 1000 катнашучыны җыя идек. Ә Форум съезды узмаган елларда Бөтендөнья татар яшьләре оешмалары җитәкчеләрен генә җыеп укытырга карар иттек. Быел укуларда төрле илләрдән һәм төбәкләрдән 150 кеше катнашачак. Кунаклар 11 илдән һәм Россиянең 42 төбәгеннән киләчәк. Шулай ук Татарстан районнарыннан яшьләр оешмалары җитәкчеләре катнаша”, - диде Ленария Мөслим.

Оештыручылар аңлатуынча, укуларда яшьләр оешмаларын нәтиҗәле эшләтү һәм үз регионнарындагы грантларда катнашу буенча дәресләр булачак. Һәрбер катнашучы регионга үз проектын әзерләп килергә тәкъдим ителгән. Әлеге проектлар экспертлар тарафыннан карап бәяләнәчәк.

“Уку программасы өч көн дәвам итәчәк. Укуларның реаль нәтиҗәләрен көтәбез. Иң яхшы проектларга бераз матди ярдәм дә каралган. Иң яхшы проектка - 100 мең сум, икенче урынга 50 мең сум, өченче урынга - 30 мең сум. Бу акча Татарстан бюджетыннан бирелә”, - диде Ленария Мөслим.

  • Татар яшьләре оешма җитәкчәләрен укыту форумы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100