news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар яшьләре форумына беренче делегатлар килә башлады

Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза.

Татар яшьләре форумына беренче делегатлар килә башлады
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Казанда үтүче VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумына беренче делегатлар килә башлады. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе катнашучылар белән аралашып, аларның нәрсәгә өмет иткәннәрен белде.

Саратовтан килгән Мөхәммәд Мәдьяров Татар яшьләре форумында тәүге тапкыр катнашуын әйтте. "Форумга беренче тапкыр килүебез. Башка илләрдән җыелган татарлар белән күбрәк танышасым килә. Форумнан соң киләчәктә яңа дуслар табып проектларны чынга ашырырга өметләнәм. Татар яшьләренең төп бурычы -  бергәләп җыелу, туплану дип уйлыйм", - диде ул.

"Саратовта татар оешмалары бар. Мин "Яшьлек" оешмасыннан. Без татар автономиясенең канаты булып эшлибез. Татарлар безнең эшчәнлектә даими катнашып торалар, бик активлар", - диде Мөхәммәд Мәдьяров.

Екатеринбургтан Альбина Шарюкова татар телендә яхшырак сөйләшергә өйрәнергә килгән. "Казан һәм гомумән татарлар турында күбрәк беләсем килә. Яңа дуслар табармын дип өметләнәм. Татар милләтеннән булуым белән горурланам. Форумда үзем өчен татар мәдәнияте буенча яңалык аласым, аны үстерү юлларын ачыклыйсым килә. Татар телен мәктәптә Уфада укыганда, сөйләшү клубында өйрәндем. Форумда татар телемне ныгытасы иде, яхшырак сөйләшергә өйрәнергә телим", - ди ул.

Альбина Шарюкова сүзләренчә, Екатеринбургта татарлар тупланган университет һәм шәһәр оешмасы, халыкара китапханә бар. "Урал федераль университетында татар якташлыгы оешмасы эшли. Оешмалардан тыш, бездә татар теленең сөйләшү клубына йөрергә мөмкин. Кая барсам да, татарларны эзлим. Киләчәктә якташлык оешмасында күбрәк чаралар оештырырга, Халыкара китапханәгә урнашырга хыялланам", - диде Альбина Шарюкова.

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлегендә 30 чит ил, РФнең 60 регионы һәм Татарстаннан 1000нән артык делегат катнашыр, дип көтелә. Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу күз алдында тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100