news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар яшьләре форумы “Сәлам, Габдулла!” флешмобы үткәрелмәячәген хәбәр итте

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе әлеге чараны интернетта гына уздырачак.

Татар яшьләре форумы “Сәлам, Габдулла!” флешмобы үткәрелмәячәген хәбәр итте
Рамиль Гали/архив

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Иртәгә, 26 апрель көнне, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры бинасы янында сәгать икедә башланып китәргә тиешле “Сәлам, Габдулла!” флешмобы үткәрелмәячәк. Бу хакта Татар-дозор уенын оештыручы, форум активисты Лилия Туктарова хәбәр итте.

“Без 26 апрель көнне “Сәлам, Габдулла!” исемле флешмоб ясарга уйлаган идек. Кызганыч ки, бу чараны рәсми рәвештә килештерү процессы озакка сузылды. Шуңа күрә иртәгә массакүләм кулга кул тотынышу булмаячак”, - диелгән хәбәрдә.

“Мин татарча сөйләшәм” төркеме бу чараны башкача үткәрергә уйлаган. “Без акцияне башка, киңрәк форматта уздырырга булдык. Без интернет-флешмобта катнашырга чакырабыз. Беренчедән, “Сәлам, Габдулла!” дигән сүзләр белән видео яздыр. Икенчедән, видеода Тукай һәйкәле яки Тукай портреты күренсә, тагын да яхшырак булачак! Өченчедән, флешмоб хештэгларын куллан - #сәламгабдулла #сэламгабдулла #hellogabdulla”, - ди чараны оештыручылар.

“Мин татарча сөйләшәм акциясенә багышланган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов флешмобка беренче килгән кеше һәйкәлдән башлап чылбыр төзи башлаячак дип сөйләгән иде.

“Соңгы кеше Тукай исемендәге скверда басып торачак. Беренче кеше “Сәлам, Габдулла! Мин – Тәбрис” дип башлаячак, икенчесе “Сәлам, Тәбрис. Мин – Рашат” дип кушылачак һәм чылбыр дәвам ителәчәк. Чылбыр таплар кебек булачак һәм Дзержинский, Пушкин урамнарында һ.б. урнашачак”, - дип сөйләгән иде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100