news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар яшьләре форумы җәмәгатьчелекне Павел Шмаковның штрафларын түләшергә өнди

Павел Шмаков Бөтендөнья татар форумының бу инициативасына рәхмәтен белдергән.

Татар яшьләре форумы җәмәгатьчелекне Павел Шмаковның штрафларын түләшергә өнди
Рамиль Гали

(Казан, 21 март, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Бөтендөнья татар форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов, Казандагы "СОлНЦе" мәктәбе директорының штрафларын түләшүдә ярдәм сорап, социаль челтәрдә татар җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать белән чыкты.

Искәртеп үтик, Вахитов районы суды карары нигезендә мәктәптә татар телен рус теле белән тигез күләмдә укыткан өчен "СОлНЦе" директоры Павел Шмаковка штраф салынды. "СОлНЦе" директоры - Татарстанда татар телен мәҗбүри укытуны яклап судка мөрәҗәгать иткән бердәнбер мәктәп җитәкчесе. Уку йортында тикшерү үткәрелгәч, прокуратура бүтән кимчелекләр дә тапты. Мәсәлән, директор әти-әниләрнең шәхси мәгълүматларын прокуратурага җиткермәүдә, документларны тәртиптә тотмауда гаепләнде. Павел Шмаковка салынган штрафның гомуми күләме 27 мең сумга җитте.

Айрат Фәйзрахманов фейсбукта: "Дуслар! Милләттәшләр! Павел Шмаковның татар теле өчен штрафлары - бу безнең халыкның бурычы дип саныйм! Әйдәгез милләтебездән рәхмәт әйтеп - һәрберебез күп булмаса да, түләп алыйк. Акция рәвешендә булсын", - дип яза (стиль сакланды).

Айрат Фәйзрахманов Бөтендөнья татар яшьләре форумының бу инициативасын татар халкы хуплаячак дип саный. "Бу мәгълүматны таратсалар, ул халкыбызга барып ирешсә, ярдәм итүчеләр булыр дип саныйм. Мин үземнең өлешемне керттем. Әгәр һәркем үз көченнән килгәнчә ярдәм итсә, без бу сумманы гына түгел, күбрәк тә җыя алачакбыз", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә. Айрат әйтүенчә, бу исәп-хисап счеты - мәктәпкә ярдәм фондыныкы. Шуңа күрә, штраф күләменнән артып киткән сумма җыелса да, бу яхшы гына булачак. Акча мәктәпкә ярдәм булачак, ди Айрат. "Татар телен яклаган мәктәп өчен без ярдәм итәргә бурычлы", - дип саный ул.

Павел Шмаков Бөтендөнья татар форумының бу инициативасына рәхмәтен белдергән. "Минем хезмәт хакының бер өлеше штрафлар түләргә китеп бара. Минем өчен иң мөһиме төрле кешеләрнең ярдәм итүе. Эш бит акчада гына да түгел. Ә безнең бердәм булуыбызда. Безне талаштырырга теләүчеләргә каршы бергә булуыбызда. Кызганыч, хәзер кешеләрне милли мәсьәләләр буенча талаштыру бик җиңел", - диде Павел Шмаков.

Айрат Фәйзрахманов мәктәп директорына ярдәм итәргә теләүчеләрне акча күчерүне сорый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100