news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар яшьләре форумы “Әлиф” спектакле командасын Тукай премиясенә тәкъдим итәргә җыена

"Әлиф" командасы ул - идея авторы һәм режиссер Туфан Имаметдинов, хореограф Марсель Нуриев, композитор Эльмир Низамов һәм биюче Нурбәк Батулла.

Татар яшьләре форумы “Әлиф” спектакле командасын Тукай премиясенә тәкъдим итәргә җыена
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Әлиф” хореографик спектаклен чыгарган команданы Тукай премиясенә тәкъдим итәргә җыена. Бу «Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булды.

"Әлиф" командасы ул - идея авторы һәм режиссер Туфан Имаметдинов, хореограф Марсель Нуриев, композитор Эльмир Низамов һәм биюче Нурбәк Батулла.

Тукай премиясенә кандидатлардан гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә.

  • "Әлиф" спектаклендә биюче Нурбәк Батулла әлеге эше өчен Россиянең "Алтын битлек" театраль премиясенә лаек булган иде. Спектакльнең идеясе - татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын биюдә гәүдәләндерү. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100