news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар яшьләр театры Җиңүнең 60 еллыгына багышлап яңа премьера әзерли

Татар яшьләр театры Җиңүнең 60 еллыгына багышлап яңа премьера әзерли

Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүгенге көндә Татар дәүләт яшь тамашачылар театры Бөек Җиңүнең алтмыш еллыгына багышлап язучы Габдрахман Әпсәләмовның «Газинур» романы буенча «Газинур батыр» дип исемләнгән өр-яңа спектакльне сәхнәләштерү белән мәшгуль. Әлеге спектакльнең премьерасын Казан тамашачысы агымдагы елның апрель аенда күрә алачак.

«Газинур» романы Г.Әпсәләмов тарафыннан 1951 елда языла. Әсәрдә патриотизм белән бергә, халыкларның туганнарча дуслык идеясе хәрби батырлык проблемасы белән тыгыз бәйләнештә бирелә. Моннан тыш төп герой Газинурның характер үзенчәлеге вакыйгаларның эзлекле үсеше аша, оста итеп төзелгән сюжет һәм композиция алымнары ярдәмендә күрсәтелә.

Спектакль режиссер Искәндәр Сираҗиев тарафыннан сәхнәләштерелә. Рольләрне театрның танылган артистлары башкарачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot