news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар яшь тамашачы театры сәхнәсендә – “Галиябану”

16 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа 23-нче театр сезонын ача

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 16 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа 23-нче театр сезонын ача. Бу юлы театр сезонны татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзи әсәре буенча куелган мәшһүр “Галиябану” музыкаль драмасы белән ачып җибәрә.

Театрның әдәби бүлегеннән алган мәгълүматка караганда, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры 1988 елның башында ТР Мәгариф министрлыгы каршындагы Татар театр-студиясе буларак ачыла. Аның сәхнәсендә уйнала торган беренче премьера – Диас Вәлиев әсәре буенча куелган “Вөҗдан хөкеме” спектакле була. 1991 елның 4 ноябрендә театрга “Казан татар дәүләт яшь тамашачсы театры“ исеме бирелә. 1996 елда коллектив Җитен комбинатының Мәдәният Сарае бинасына күчә. Бүген театр репертуарында 20гә якын спектакль уйнала. Алар арасында – Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар”, Рабит Батулланың “Бичаракай”, Аманулланың “Гүзәл Аппаксылу”, Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү”, “Гашыйк буласым килә”, Илгиз Зәйниевнең “Амазонка һәм Айдар” һәм башка танылган сәхнә әсәрләре бар.

Яңа сезонда тәкъдим ителәчәк атаклы “Галиябану” драмасын беренче тапкыр сәхнәгә Ырымбурдагы “Ширкәт” труппасының куюы мәгълүм. 1918 елның апрелендә атаклы режиссер, артист Габдулла Кариев “Галиябану” пьесасын Казанда сәхнәләштерә. Быел әсәрне сәхнәгә режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов куя. Музыкаль бизәлеше авторы  Рөстәм Нәбиев була. Яңа сезонда уйналачак спектакльдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин Бәдри ролен уйнаячак. Галиябану ролен – Казан дәүләт консерваториясе студенты Алсу Шәмсетдинова һәм яшь артистлар – Гөлназ Якупова белән Чулпан Сафина, Хәлил ролен – Ильяс Фәйзраханов белән Айназ Нургалиев башкаралар. Башка образларны Татарстанның атказанган артистлары – Гөлнара Абитова, Фәнәвил Галиев, Илфат Камалиев, Фәнис Кәлимуллин, Халидә Сөнгатуллина уйныйлар.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100