Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар хәзрәтләре ислам, әдәп-әхлак турында лекцияләр белән Татарстан районнарына бара
Халык арасында хөрмәт казанган хәзрәтләр «десанты» ислам һәм әдәп-әхлак турында лекцияләр белән Татарстан районнарына йөри башлады. Дин кардәшләр белән очрашулар республиканың төрле почмакларында «Гыйлем мәҗлесләре» исеме белән уза һәм ул халыкның дини гыйлемен һәм әхлагын күтәрүгә юнәлдерелгән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында вәгазьләр укый һәм көнүзәк сорауларга җаваплар бирә: гаиләдәге вазифалар, иман ныклыгы, бала тәрбияләү, шәригать кануннарын үтәү һ.б. «Гаилә мәҗлесләре» һиҗри буенча 1447 елда билгеләп үтелүче Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 1500 еллыгы кысаларында уздырыла. Оештыручы – Татарстан мөфтиятенең дәгъвәт бүлеге.
Беренче очрашуны хәзрәтләр Татарстанның төньяк өлеше мөселманнары өчен үткәрде: лекцияне Кукмара, Теләче һәм Саба районы халкы тыңлады. Кукмара шәһәренең Мәдәният йортында төрле яшьтәге ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар җыелды. Халык алдында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның төньяк төбәге казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, нәзарәтнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Ленар хәзрәт Хамматов, шулай ук әлеге бүлек хезмәткәре Мөхәммәдрәсүл хәзрәт Гимбатов чыгыш ясады.
Очрашу ахырында иң актив катнашучыларга нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты бастырган китаплар тапшырылды.
«Гыйлем мәҗлесләре» Татарстанда ай саен үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз