Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар хатын-кызлары форумына Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркиядән кунаклар көтелә
«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы нечкәлекләре турында сөйләде.
«Без бу җыенга татар хатын-кызының язмышын чагылдырган, фәнни эшләр белән шөгыльләнгән хатын-кызларны, галимәләрне тупларга тырыштык. Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркиядән кунаклар көтелә», – дип аңлатты ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Аның әйтүенчә, делегатлар 27 августта иртән Тәтешкә китә һәм кичкә кадәр шунда булалар. Тәтештә дә аларны төркемнәргә аерачаклар: 300 хатын-кызның бер өлеше Бакырчы авылында, икенче төркеме Әтрәч, ә өченче төркеме Келәш авылларында булачак», – диде Кадрия Идрисова.
«Соңыннан Тәтештә балаларны кечкенәдән үк «милләт анасы һәм атасы» буларак тәрбияләүгә багышланган «Калфак туе» оештырачакбыз. «Калфак туенда» без оештыра торган башка чараларда катнашучылар булачак», – дип сөйләде «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз