news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар халык дастаны һәм Нәкый Исәнбәт» күргәзмәсендә уникаль документлар күрсәтелде

«Татар халык дастаны һәм Нәкый Исәнбәт» күргәзмәсендә уникаль документлар күрсәтелде
Рузилә Мөхәммәтова

Татарстан Фәннәр академиясендә «Татар гыйлеме» халык­ара яшьләр фәнни мәктәбе кысаларында «Татар халык дастаны һәм Нәкый Исәнбәт» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Катнашучыларны күргәзмә белән КФУ доценты, әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова һәм ИЯЛИ галиме таныштырды.

«Урта гасырларда аерым жанр буларак дастаннарны без аны сәнгатьнең төрле төрләре, мәсәлән театр сәнгате аша аның яшәү рәвешен күрсәтергә тырышабыз», – диде ул күргәзмәне Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановка тәкъдим итеп.

Галимә Нәкый Исәнбәтнең «Идегәй» дастаны буенча эшчәнлегенә кагылышлы архив документларын өйрәнгән һәм документларның күчермәләрен урнаштырган. Нәкый Исәнбәтнең «Идегәй» дастанына авторлык хокукларын раслаган документлар беренче мәртәбә бөтен эзлеклелеге белән җәмәгатьчелеккә чыгарылды.

«Бу күргәзмәнең максаты – татар дөньясының эпосны өйрәнүгә керткән өлешен күрсәтү. Бу күргәзмәне Фәннәр академиясенә алып килүнең максаты – Нәкый Исәнбәтнең «Идегәй» дастанын әзерләү тарихын бәян итү», – дип башлады Миләүшә Хабетдинова.

«Нәкый Исәнбәт ул безнең Риза Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗәниләргә тиң олпат галим. Аны дөнья таный. Бу күргәзмәдә документлар үзләре дә сөйли ала», – диде ул. Галимә Нәкый Исәнбәтнең әлеге дастанны әзерләү юлындагы кыенлыкларны, шул мәсьәләдә Башкортстан белән килеп туган каршылыклар турында бәян итте.

«Исәнбәтне бурлыкта гаепләүчеләр булды. Минем документлар аша Исәнбәтнең чисталыгын күрсәтәсем килә. Ул үз эшенең һәр битенә кайдан нәрсә алганын күрсәтеп барган. Туксанынчы еллардагы галимнәр бу сылтамаларны юк итеп чиста текст кына бастырганнар. Шуның өчен Исәнбәт судлашырга мәҗбүр булган», – дип шул чор вакыйгаларын тасвирлады галимә.

Күргәзмә ачылышында шулай ук филология фәннәре кандидаты Дамир Исхаков та чыгыш ясады. Уд Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан быел Татарстанда Дастаннар елы булуын искәртте. Дастаннар турында зур мәкаләләр чыккан «Туган җир» журналы белән таныштырды.

Күргәзмәнең икенче өлешендә рәссам Байназар Альменовның «Идегәй» дастанына багышланган рәсемнәренең репродукцияләре урын алган иде. Күргәзмәнең бу өлеше белән сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова һәм сәнгать белеме кандидаты Ольга Улемнова таныштырды.

«Татар халык дастаны һәм Нәкый Исәнбәт» күргәзмәсендәге документлар беренче тапкыр Тинчурин театры фойесында тамашачыга тәкъдим ителгән иде инде. Ул «Шәхесләребез» сериясеннән Нәкый Исәнбәт турында китап тәкъдим ителгәндә һәм «Идегәй» дастанының премьерасы алдыннан әзерләнгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot