news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар халкының үсеш стратегиясен әзерләүдә катнашкан профессор Рифат Исләев вафат

Татар халкының үсеш стратегиясен әзерләүдә катнашкан профессор Рифат Исләев вафат
https://tatspb.tatarstan.ru/

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Гуманитар фәннәр академиясе академигы, икътисад фәннәре докторы, профессор Рифат Исләевнең вафат булуын хәбәр итте.

«РФ Хөкүмәте кушуы буенча ул Кырымны үстерү стратегиясен булдыруга күп көч куйган. Татар халкының үсеш стратегиясен әзерләүдә катнашкан», диелә бу хәбәрдә.

Вәкиллек мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Рифат Исләев – идарә итүдә дәүләт һәм муниципаль сәясәт өлкәсендә 150дән артык фәнни хезмәт, дәреслек һәм мәкаләләр авторы, диелә Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәрендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot