Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татар халкының танылган язучылары Актанышның беренче мәктәбе укучылары белән очрашты

Гамил Афзал исемендәге республикакүләм иҗат фестивале кысаларында Актаныш районына Казаннан бер төркем халкыбызның танылган язучылары кайтты. Алар Актанышның 1нче мәктәбе укучылары белән очрашты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Актанышның татар әдәбияты, сәнгатенә күренекле шәхесләрне мулдан бирүен, туган телебезне, моңыбызны, сүз тәмен саклап яшәвен билгеләп узды. Бүген халык язучылары, Габдулла Тукай премиясе лауреатлары Вахит Имамов, Камил Кәримов, Марсель Галиев, якташыбыз Илфак Ибраһимов кебек атаклы язучыларыбызның Актанышка кайтуы сөенечле вакыйга белән бәйле, очрашудан соң Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йорты сәхнәсендә фестивальне йомгаклау чарасы узды.
Камил Кәримов актанышлыларның сәләтле булуын аның табигате, бигрәк тә сулыкларыннан, елгалардан килә, ди. Гамил Авзал премиясе лауреаты Камил Кәримов яшь чагында Актаныш якларында су кертү эшендә хезмәт куя. Шушы вакыйгалар аның «Ком сәгате» әсәрендә дә чагылдырылган. Очрашуда катнашучы һәр әдип укучыларга әдәбият-сәнгать мәйданына ничек кереп китүе турында сөйләделәр, иҗат эшләре белән таныштырдылар.
Укучылар язучылар белән аралашудан файдаланып үзләренең сорауларын бирде, язучылар сөйләгән кызыклы хәлләр, вакыйгалар балалар күңелендә онытылмас тәсирләр калдырды, диелгән хәбәрдә.

Фото: https://aktanysh-rt.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз