news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар халкының этнографик мозаикасы» конкурсының гариза бирү кампаниясе озайтылды

Татарстан Мәдәният министрлыгы «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсына эшләр кабул итүне дәвам итә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс 2025 елның 30 сентябренә кадәр озайтылды. Бәйгегә эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

«Үлемсез полк. Татарлар Ватанга хезмәттә» (татар халкының төрле тарихи чорларда — Борынгы Болгар ныгытмаларын саклаучылардан алып Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм хәзерге хәрби хезмәткәрләр күрсәткән батырлык истәлеге);

«Россия төбәкләре һәм чит ил татарлары. Тарихи Туган ил, халыкның традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән элемтә» (Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар җәмгыятьләре тормышының уникаль аспектлары, башка мәдәни мохит шартларында традицияләрнең, йолаларның, телнең һәм көнкүрешнең саклануын ассызыклап);

«Мирас бизәкләре: татар осталары сәнгате» (Татарстанның традицион һөнәрләренең матурлыгы һәм тирәнлеге детальләр, орнаментлар, ясау процессы һәм әзер эшләнмәләр аша).

Фотоконкурста 18 яшькә җиткән, анкета-гариза биргән һәм конкурс тематикасы һәм фотоконкурс турындагы нигезләмәдә күрсәтелгән номинацияләр буенча эшләрне билгеләнгән срокларда тапшырган Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.

Фотоконкурста катнашу шартлары турында сылтама буенча белергә була.

Конкурс «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot