Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсына гаризалар кабул итәләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсының гаризалар кабул итү кампаниясе башлану турында игълан итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Фотоконкурс «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза һәм «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының «Гаилә» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Бәйгегә эшләр 2025 елның 10 мартыннан 20 июленә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә: «Үлемсез полк. Татарлар Ватанга хезмәттә»; «Россия төбәкләре һәм чит ил татарлары. Татар халкының тарихи Туган иле, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән элемтә»; «Мирас бизәкләре: татар осталары сәнгате».
Фотоконкурста 18 яше тулган, анкета-гариза биргән, бәйге тематикасы һәм фотоконкурс турындагы нигезләмәдә күрсәтелгән номинацияләр буенча эшләрне билгеләнгән срокларда тапшырган Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз