Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы җиңүчеләре билгеле
ТР Мәдәният министрлыгы үткәргән «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы җиңүчеләре арасында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының өч фотографы - Рамил Галиев, Салават Камалетдинов һәм Солтан Исхаков бар. Исемлек Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.
«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы өч номинация буенча үткәрелгән: «Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү», «Традицияләр һәм йолалар», «Халык гамәли сәнгате».
Фотоконкурс «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2020-2024 еллар)» дәүләт программасы кысаларында үтә.
22 августтан 20 ноябрьгә кадәр Россия Федерациясенең уналты регионыннан 52 конкурсанттан 438 эш кабул ителгән.
«Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү» номинациясе:
1. Рамил Галиев (Татарстан Республикасы, Казан ш.);
2. Салават Камалетдинов (Татарстан Республикасы, Казан ш.);
3. Алексей Белкин Александрович (Мәскәү өлкәсе, Подольск ш.).
«Традицияләр һәм йолалар»:
1. Фәрит Муратов (Татарстан Республикасы, Казан ш.);
2. Руслан Никонов (Башкорстан Республикасы, Нефтекамск ш.);
3. Рөстәм Әхмәтҗанов (Омск өлкәсе, Омск ш.).
«Халык гамәли сәнгате»:
1. Евгений Кулешов (Татарстан Республикасы, Казан ш.);
2. Солтан Исхаков (Татарстан Республикасы, Казан ш.);
3. Фәрит Зиатдинов (Татарстан Республикасы, Казан ш.).
Һәр номинация буенча 1 нче урын алучыларга 65 мең сум, 2 нче урын алучыларга 45 мең сум, 3 нче урын алучыларга 25 мең сум тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз