news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар Википедиясендә иң актив 10 кулланучы исәпләнә – Фәрхәт Фәтхуллин

Ай дәвамында “теркәлгән/хисап язма булдырган 70 кулланучының 10 сы актив рәвештә үзгәртүләр, төзәтмәләр кертә.

Татар Википедиясендә иң актив 10 кулланучы исәпләнә – Фәрхәт Фәтхуллин
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар Википедиясендә ай дәвамында берничә дистәдән берничә меңгә кадәр мәкалә язучы яки үзгәрешләр кертүче 10 лап кеше исәпләнә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Википедия волонтеры, татар телле Википедиянең китапханәчесе, тәрҗемәче Фәрхәт Фәтхуллин белдерде.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татар Википедиясендә 70 меңнән артык мәкалә бар. Аны һәркем, сайтны ачып, статистика бүлегендә күрә ала, ди ул. “Соңгы ай эчендә “теркәлгән/хисап язманы булдырган” 70 кулланучы күпмедер дәрәҗәдә нәрсәдер язган. Алардан шушы ук вакыт эчендә актив рәвештә, әйтик, берничә дистәдән берничә меңгә кадәр мәкалә язучы яки үзгәрешләр кертүче 10 ны санап алдым. Ягъни, 10 актив кеше бар дигән сүз”, - дип белдерде Фәрхәт Фәтхуллин. Аның әйтүенчә, Татар Википедиясенә көненә гадәттә, ким дигәндә, 10, күп дигәндә, 200 ләп текст, яңалык, мәкалә кертелергә мөмкин.

Мәкаләләр, укулар, мөрәҗәгатьләр саны буенча рус теленнән соң икенче урында булсак та, активлык дәрәҗәсеннән караганда, бәлки, без өченче урындадыр, дип саный Фәрхәт Фәтхуллин. Сүз төзәтмәләр кертү турында бара. “Башкорт коллегаларыбыз күпкә активрак. Анда актив катнашучылар саны бездән күбрәк”, - дип ул башкортларда узган ел азагында үзгәртүләр кертүчеләр саны 100 гә якынлашканын, ә актив дәрәҗәдә 15-20 кеше эшләгәнен билгеләп узды.

Фәрхәт Фәтхуллин әйтүенчә, статистика буенча, Татар Википедиясенә көненә 20 мең тирәсе мөрәҗәгать теркәлә, ягъни шулкадәр бит ачыла, укыла. Аерым девайстан – компьютер, смартфоннан 2 мең тирәсе кеше керә. Бу - бөтен дөнья буенча уникаль кулланучылар. Әңгәмәдәш сентябрь статистикасын китерде. “Википедиянең татарча бүлеген иң күбе Америка Кушма Штатларында укыйлар – 40 процент; икенче урында Россия – 15 процент; өченче урында Германия – 11,3 процент; дүртенче урында Франция – 3,8 процент; аннан Сингапурдан - 3,7 процент; Канададан - 5, 5 процент; Кытайдан - 4,5 процент; Гонконгтан - 3,3 процент һәм башкалардан 3 процент кеше укый”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100