Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татар Википедиясе” проектында юбилей: 15 меңенче мәкалә!
Татар Википедиясе эшчәнлегенә актив рәвештә кушылырга чакыра
(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”). Интернетта татар телендә төрле өлкәләргә караган мәгълүмат туплаган “Татар Википедиясе” проектында чираттагы юбилей: 2012 елның 25 апреленда Татар Википедиясе 15 мең мәкалә чиген узды (15 меңенче мәкалә - Пенза өлкәсенең Оз татар авылына багышланган (http://tt.wikipedia.org/wiki/Оз). Бу Википедиянең татар телендәге бүлеген башка Википедияләр рәтендә югары дәрәҗәгә куя.
Инде Википедия тарихына күз салыйк: әлеге проект 2001 елның 15 гыйнварыннан ирекле универсаль интернет-энциклопедия буларак эшли башлый. Монда һәркем автор була ала. Википедия — түләүсез проект. Биредә мәкаләләрне гади кешеләр акча өчен түгел, ә тел үсеше өчен яза. Телләр бүлекләре арасында иң зурысы – Инглиз Википедиясе: 3 миллион 900 меңнән артык мәкалә. Рус Википедиясендә мәкаләләр саны 800 меңнән арта.
Википедиянең татар бүлеге 2003 елның 15 сентябрендә ачыла. Башта ул тулысынча латин әлифбада эшли. 2009 елның языннан башлап, Татар Википедиясе актив рәвештә Кирилл әлифбасын куллана һәм шушы вакыттан зур популярлык яулый башлый. 2009 елның 28 декабренда Татар Википедиясендә 5 меңенче мәкалә языла. 2011 елның 8 июлендә ул 10 000 мәкалә чиген яулый.
2009 һәм 2010 елларның «Татнет йолдызлары» конкурсында Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулады. 2011 елда проект «Белем җәүһәрләре» конкурсында җәүһәр исеменә лаек була.
Татар Википедиясе катнашучылары 15 меңенче мәкалә вакыйгасы – юбилей белән барлык татар җәмәгатьчелеген тәбрикли һәм Татар Википедиясе эшчәнлегенә актив рәвештә кушылырга чакыра, дип яза администратор Рашат Якупов. Татар Википедиясенең адресы: tt.wikipedia.org
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз